|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2024 Җәмгыять
Югалган балаларның ата-аналары белән күрешергә Радий Хәбиров килгән
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре вакытында югалган укучылар Павел Паличев һәм Дамир Әдиһамовны эзләү штабында булды. Аны Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40 нчы Уфа мәктәбе базасында оештырганнар. Яшүсмерләрне эзләүдә полиция, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, коткаручылар, волонтерлар, шулай ук "ЛизаАлерт" һәм "БашРегионСпас" ("БаРС") ирекле эзләү-коткару отрядлары катнаша.
- Безнең штаб нәтиҗәгә ирешкәнче эшләячәк. Һәрчак уңай нәтиҗәгә өмет бар. Без бары тик штаб эшенә яңа бина сайлауда ярдәм итүне сорыйбыз. Хәзер ул мәктәпнең спорт залында урнашкан, һәм без уку процессына һәм физкультура белән шөгыльләнүгә комачауларга теләмибез, – дип билгеләп үтте «ЛизаАлерт» отряды координаторлары.
Радий Хәбиров Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәвлиевка штаб өчен кирәкле бинаны сайлап алырга кушты.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы Павел Паличевның әти-әнисе белән аралашты, аларга рух ныклыгы һәм өметләрен югалтмаска теләде.
Автор:Ильфира Нигматуллина
Фото:glavarb.ru
--- |
Иң күп укылган
|