|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Орскида 700дән артык коткаручы эшлиРоссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 700дән артык хезмәткәре Орскида яшәүчеләргә тәүлек буе ярдәм күрсәтә. Коткаручылар иң катлаулы участокларда эшли, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. «Зыян күрүчеләрне эвакуацияләү, ярдәм күрсәтү һәм коткару өчен иллегә якын кеше сыйдырышлы йөзмә транспортерлар, моторлы һәм өреп кабартыла торган көймәләр кулланыла», - диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Билгеләп үтелгәнчә, Оренбург өлкәсенә Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков та килгән. Министр язгы ташудан аеруча зыян күргән Орск шәһәрендә булачак, анда табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча тәүлек буе эш бара.
Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер узган пәнҗешәмбедә төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертте, дип яза Татар-информ.
«Бу ташу суларын үткәрү буенча чараларны оператив рәвештә башкару, кешеләр һәм инфраструктура объектларына зыян килү ихтималын киметү өчен кирәк», - дип ачыклык кертте өлкә башлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|