|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2024 Шоу-бизнес
Зөлфәт Зиннуров: "Бөтен кешедә ипотека, ник миндә генә юк әле"Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмәдән өзек: — Зөлфәт, соңгы вакытларда сәхнәдә чыгышларыңны сирәк күрәбез. — Концертны, ялгышмасам, соңгы тапкыр 2011 елда куйдым. Гастрольләрдә концертлар белән йөрүгә бик исем китми. Мәҗлесләр алып барам, чакырып торалар.
— Хәзерге Зөлфәт элеккесеннән нык үзгәрдеме?
— Быел 42 яшь тула. Үзгәрдем. Хәзер тормышка — күп нәрсәгә җиңелрәк карыйм. Бар нәрсә дә вакытлыча икәненә төшенәсең. Яшьрәк чакта диңгез тубыктан, кызулык та бар, бөтен нәрсәне булдырасың кебек. Хәзер ниндидер эшкә алына башласаң, мең тапкыр уйлыйсың.
Аллага тапшырып, ипотекага да чиратка бастым. Бөтен кешедә ипотека, ник миндә генә юк әле, дидем (көлә).
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|