поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.04.2024 Язмыш

Нибары 2 ай гомере калган була

Казанда яшәүче Рәмзия Әхмәдуллина моннан бер ел ярым элек ирсез калган. Бергә яшәгәннәренә 25 ел тулырга 12 көн кала, Рифаты мәңгелеккә китеп бара. Авырып, хастаханәгә эләккән ирне бөтен кеше аякка басар дип өметләнә. Табиблар чирен белми аның. 4 ай буена диагноз куя алмыйлар.

Тикшерә торгач, бик сирәк очрый торган кан авыруы икәнен беләләр. Рифатның нибары 2 ай гомере калган була.

– Мин аны башта бик үз итмәгән идем. Мин – авыл кызы, ул – шәһәр малае. Әмма аралаша торгач, үзгәрдем. Бик яратып, ике елдан кияүгә чыктым. Икебезгә дә 21 генә яшь. Ул чакта өйдә әти белән әни, иремнең абыйсы белән хатыны, аларның баласы бар иде. Бергә яши башладык. Шулкадәр тату тордык. 2 ел эчендә ник бер сүзгә килик. Шул йортта безнең олы улыбыз, абыйларның тагын бер баласы туды. Әни яхшы кеше булды. Әти бик булдыклы иде. Юклык заманы, каенатам бар әйберне таба. Әни исә, нәрсә ашыйсыгыз килсә, шуны пешерегез дип кенә торды. Бер мохтаҗлык кичермәдек, – дип искә ала Рәмзия.

– Олылар ни әйтсә, шуны тыңладык. Татулык сере шунда булгандыр. Эшне бергәләп эшләдек. Килендәшем белән беребез керне юса, икенчебез чайкар иде. Әти белән әни үз йортларында яшәгәч, сыер да асрадылар. Сава идек. Бер дә эштән курыкмадык. Әле алар гаиләсендә акча тоту да башкача иде. Хатын-кыз үзе эшләгәнне тота, ирләр гаиләгә алып кайтып бирә. Әти белән әни балаларын бик дөрес итеп тәрбияләгән иде. 2 елдан соң әтиләре Рифат белән Рәмзиягә үз урамнарыннан иске генә йорт сатып алып бирә. Яшьләр шунда яши башлый. Икенче уллары туа. – Бәхетле чакларыбыз. Без Рифат белән ир һәм хатын гына түгел, дуслар да идек. Бик күңелле яшәдек. Бөтен эшне бергә эшләдек. Балаларны да төрле чараларга йөртеп тордык, үзебез дә театр-концертларны калдырмадык. Ирем ел саен Кара диңгезгә алып барыр иде. Эшен дә эшләдек. Безгә көн яктысы җитмәс иде. Үзебезгә яңа йорт салып чыктык. Шул йортта кызыбыз туды, – ди Рәмзия.

Тормышларының бик матур түгәрәк чагында ишекләрен хәсрәт шакый. Уллары өйләнергә дип йөргән вакыт була. Әмма Рәмзия үзендә көч таба. Бер ел эчендә ике улын башлы-күзле итә. Кеше алдында еламаска да өйрәнә. Туй-никах вакытларында балаларына әти дә, әни дә була. Изге теләкләрен җиткерә.

– Балалар безнең матур яшәгәнне күреп үсте. Үзләре дә гаиләләрен саклап яшәсеннәр иде. Әтиләре алар белән горурланадыр. Миннән дә ризадыр. Әти белән әни дә бик яратып каршы алып тора. Алар янында үземә дә рәхәт, – ди Рәмзия. – Оныгым туды. Кечкенә кызыбыз – мәктәп баласы әле. Аны кеше итәсе бар. 47 яшемдә һөнәр алыштырдым. Тормыш дәвам итә.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»