|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2024 Мәдәният
Бүген Милли музейга һәм аның барлык филиалларына керү бушлай5 апрельдә Татарстанның Милли музее үзенең 129 еллыгын билгеләп үтә. Бүген музейга һәм аның барлык филиалларына керү түләүсез. «Бу көнне 1895 елда музей беренче тапкыр кунаклар өчен ишекләрен ача. 129 елдан соң кунакларны музей җыелмасыннан раритетлар белән күргәзмә ачылышы, зур музей гаиләсе – музей филиаллары белән танышу, остаханәләр, экскурсияләр, концертлар, котлаулар һәм башка күп чаралар көтә. Кунаклар даими экспозиция белән генә танышып калмый, ә махсус әзерләнгән чараларда да катнаша ала. Программа барлык яшьтәге кешеләрне исәпкә алып әзерләнгән, музей үз бәйрәмендә барлык кешеләрне көтә», – дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|