|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2024 Җәмгыять
Мөфти Ураза бәйрәмен онлайн-режимда уздыру турындагы имеш-мимешләрне кире кактыМәскәүдә мөселманнарның Ураза бәйрәме гадәти режимда узачак, аны онлайн-форматта уздыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры кили. Бу хакта Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Аляутдинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости. «Баштарак социаль челтәрләрдә Ураза бәйрәме онлайн-режимда уза дигән хәбәр таралды – бу ялган мәгълүмат. Ураза бәйрәмнең барлык чаралары да штат режимында узачак», – дигән мөфти Мәскәү Хөкүмәтендә бәйрәмне уздыруга багышланган киңәшмәдән соң.
Аның сүзләренчә, киңәшмәдә шәһәр хакимияте һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашкан, дип яза Татар-информ.
«Киңәшмәдә катнашучылар дин тотучыларны катгый тәртипне сакларга, полиция, волонтерлар таләпләрен тыңларга, зур һәм авыр сумка-рюкзаклар алып килмәскә өндәде», – дип сөйләгән мөфти агентлыкка.
Мәскәү хакимияте Россия башкаласы мәйданчыкларында ярты миллионнан артык мөселман булыр дип көтә. Төрле сәбәпләр аркасында мәчеткә килә алмаучыларга туры трансляцияне карарга киңәш итәләр.
Ураза бәйрәме – мөселманнарның изге Рамазан аенда ураза тоту төгәлләнү. Быел ул 10 апрельгә туры килә.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
--- |
Иң күп укылган
|