поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.04.2024 Шоу-бизнес

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова: «Беркемне дә гаепләп калдырасым килми»

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова да ТНВ каналында эшкә урнашкан. Соңгы берничә айда ТНВ каналына элек “Барс медиа” белән якын хезмәттәшлек иткән яңа кадрлар Лилия Кадыйрова (башкарма директор вазифасын үти), Булат Бәйрәмов (“Кызган казан” тапшыруын алып бара) өстәлгән иде инде. Хәзер алар рәтенә Гөлназ да кушылган.

– Гөлназ, син дә хәзер ТНВда икәнсең. “Кайнар хит” хит-парадын алып барасың икән.
– ТНВ каналы җитәкчелеге бу тәкъдим белән үзе элемтәгә чыкты. “Болгар радиосы”нда тапшыруның радиоверсиясен дә алып бара башлыйм. 

– Гөлназ Сәфәрова дигәч, барыбер, күз алдына “Татар радиосы” килә. Син аның йөзе булдың дип тә әйтергә мөмкин.
– “Татар радиосы” тормышымның  зур өлешен алып тора. Беренче курста укыганда шунда эшкә урнашкан идем. “ТМТВ” да, “Татар радиосы” да күңелемә якын, аларны онытып булмый. Мин һәр татар телле радио өчен җан атам, шуңа күрә аларны аерып карамас идем. Татар халкы, тамашачысы өчен эшлисе килә.

– “ТМТВ”дан китү җитәкчелек алмашынуга бәйлеме?
– Беркемне дә гаепләп калдырасым килми. Бары тик команда алышынды. Аларның башкарак фикере һәм планнары, ә мин икенчерәк төрле кешеләр белән калдым. “Татар радиосы” өчен җан атам, аның югары рейтинглы һәм популяр радиостанция булып калуын телим.

– Бу күчештән соң да, хейтерлар җавапсыз калмас.
– Бәлки шулайдыр. Тик әлеге өлкәдә эшләү дәверендә мине яратучы, хезмәтемне хөрмәт итүчеләр саны күбрәк икәнен аңладым. Бу дөньяда ихлас, ачык күңелле кешеләр күбрәк. Тырнак астыннан кер эзләүчеләргә игътибар бирмим. Бу өч көнлек дөньяда начар уйлар белән башны катырырга кирәкми. Якты күңелле кешеләр белән аралашырга, яңа проектларга тотынырга, эшләргә кирәк.

– Гаиләгездә ничек? Күптән түгел Төркиягә сәяхәткә барып кайттыгыз ахры.
– Аллаһка шөкер. Бу юлы сәяхәткә өчәү бардык. Гадәттә ирем эшне калдырып китә алмый. Без Айдан белән әти-әниләргә иярә яки әнине үзебез белән ала идек. Рамазан аенда хыяллар чынга аша диләр бит. Сәяхәткә өчәү барырга бик теләдек, Аллаһка шөкер теләкләр кабул булды. Гаиләбез белән Истанбул шәһәренә бардык. 

– Төркия ошадымы соң?
– Төркиягә  5нче тапкыр баруым. Мөселман илләре буенча сәяхәт итәргә бик яратам. Истанбул, һичшиксез, беренче урында.  Андагы мохит, мәчетләр һәм ураза тотучылар өчен уңайлыкларга сокланып карыйм. Бездә дә шулай булсын иде. Кичә генә сәүдә үзәгенә бардым, ифтарга. Ә анда бернинди тәһәрәт алу, намаз бүлмәсе юк. Төркиядә андый уңайлыклар атлаган саен. Гарәб Әмирлекләрендә да шулай ук. Бездә дә бит мөселманнар күп. Югары дәрәҗәдә хәләл кафеларда ифтар-менюлар барлыкка килү сөендерә, әлбәттә. Шулай да уйланырга урын бар әле. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»