поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.04.2024 Бәйрәм

Илнар Сәйфиев : «Әтинең үлеме барыбыз өчен дә сынау булды»

Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- 1995 елда әтиегезне югалткансыз икән. Бакыйлыкка күчкәндә аңа ничә яшь иде?
- Әти 38 яшендә вафат булды. Миңа ул вакытта - 12, энем Ленарга - 8 яшь иде. Әти һәм әни кешегә гомер буе кирәк. Егет кешенең тормышында әти роле аеруча зур. 12 яшемә кадәр әти җылысын, назын тоеп яшәдем. Перәннеге дә, каешы да, талчыбыгы да булды. Минем холкым әтинекенә охшагандыр. Ул һәрвакыт башкалар өчен өзгәләнде, ярдәм итәргә, барысына да ярарга тырышты. Менә шул артык ихласлыгы, юмартлыгы аркасында зыян күрде. Яхшылыкны тиешле дәрәҗәдә бәяләүчеләр бик аз бит. Әти юмарт, нечкә күңелле һәм шул ук вакытта таләпчән иде. Кызып киткән чаклары да, кочаклап яратканы да булды. Шундый ирләр генә тормыш йөген тартып бара аладыр. 

- Әниегезгә тормыш йөген тартырга кыен булгандыр...
- Әни икебезне дә аякка бастырды. Әтинең үлеме барыбыз өчен дә сынау булды. Әни бу вакыйганы авыр кичерсә дә, сынмады, көчле рухлы булып калды. Ул укытучы булып эшләде, безнең өстебез бөтен, табыныбыз мул булсын өчен, мәктәптән тыш башка эшләргә дә алынды. Әткәй үлгәч, мин аның урынына калдым. Ул вафатына кадәр терлекләрне карарга, балта тотарга, эш рәтенә өйрәтеп кала алды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әни тагын кияүгә чыкмады, бар тормышын безне тәрбияләүгә багышлады. Хәзер энекәш белән бергә торалар. Ленар әле өйләнмәде.

- Ленар белән мөнәсәбәтләрегез кечкенәдән якынмы?
- Әти вафатыннан соң, әтилек хисләре бик иртә уянды. Үзем өчен генә түгел, Ленар өчен дә җаваплылык тоеп яшәдем. Урамда бер малайга да энемә тырнак белән дә тидертмәдем. Әни белән Ленарны иркәләп үстердек дия алам.

- “Пирамида” залында концерт куярга уйлыйсыз икән. Бу иң зур мәйданчыкларның берсе. “Халык җыеп бетерә алырмынмы?” - дигән курку бармы?
- Куркып, икеләнеп торсаң, бер эш тә уңмый. “Халык килерме? Зал тулырмы?” - дип уйланып йөрсәң, концертны куеп торырга да кирәкми. Эшкә алынгансың икән, димәк, җиренә җиткереп башкарып чыгу зарур. 

- Бик яшь чакта популяр булгач, “йолдызлык чире” белән авырмадыгызмы?
- Чыннан да, 20 яшемдә бик тиз күтәрелеп, үсеп киттем. Зур сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларның үз таләпләре бар икәнен беләбез. Мин дә аларны әйтә башлагач: “Син йолдыз”, - диделәр. Әлбәттә, популярлык арткан саен “дуслар”ың да арта: “Сәлам, брат! Илнар дус”, - дип килеп исәнләшүчеләр күбәйде. Ә без бит, гомумән, якын танышлар түгел. Андыйлардан читләшә башлагач та: “Йолдызлык чирен эләктергәнсең”, - диделәр. Иҗатны яраткан, хөрмәт иткән кешеләргә рәхмәтлемен. Тамашачылар арасында якын итеп, рәхмәт сүзләре җиткерүчеләр күп. Тик шулай да кешенең шәхси чикләрен бозарга ярамый. “Йолдызланып” йөрдем дия алмыйм. Беркайчан кеше рәнҗеткәнем, авыр сүз әйткәнем булмады.

- “Игезәкләр көткәндә тормышыбыз үзгәрде”, - дип әйткәнсез. Нәрсә булды?
- Игезәкләр дөньяга килгәч, 3 бала булды (көлә). Күпбалалы әти булдым. Аяз белән Айзилә - ураган. Игезәкләр бик шук, хәрәкәтчән. Үземә охшаганнар инде, мин дә балачакта шундый ук булганмын. Балаларның кечкенә вакыты бик тиз уза бит. Үзенчәлекле рәхәт чак ул, шуңа күрә сәхнәдән читләшкән чор бу мизгелнең тәмен тоеп калу мөмкинлеген бирде. 

- Ә кызыгыз Ләйлә кемгә охшаган?
- Алма алмагачтан ерак төшми инде. Ләйләнең холкы да, үзе дә миңа бик охшаган. Тормыш иптәшем дә: “Әтисе кызы”, - ди. Ләйлә белән Айзилә биергә яраталар. Өйдә концерт куялар, Аллаһка шөкер.

- Сезгә гашыйк булган гүзәл затлар күп булгандыр. Очрашулар, кавышулардан читтә калмагансыздыр...
- Ир-ат хатын-кызга игътибар итәргә тиеш. Очрашулар булды инде. Теләсә кайсы артистның фанатлары, мәхәббәт аңлатучылары була. Тик алар бит сине җырларың, иҗатың, артист булуың өчен ярата. Ә мин ничек бар шулай булганым, эчке дөньям өчен яратуны теләдем.

- Тормыш иптәшегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?
- Без Ләйсән белән авылдашлар. Тормыш иптәшемнең абыйлары белән уйнар өчен, аларның ишегалдына килә идем. Гаиләләребез дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булды. Ләйсән белән бергә үскәч, бер-беребезне бик яхшы белә идек. Беренче мәхәббәтем тормыш иптәшем булды. 28 яшемдә балалар үстереп, гаилә учагын төзү теләге көчәйде. Хәзер инде Ләйсән белән 14 ел бергә гомер итәбез. Аллаһка Шөкер, мин тормышымнан канәгать. Шәхси тормышым турында сөйләргә бик яратмыйм, чөнки гаилә серләрен чишәргә ярамый.

- Гаилә тормышы белән сәхнәне бергә алып барып буламы?
- Көнне планлаштырмасаң, авырга туры киләчәк. Иҗат кешесенә тулаем сәнгать белән шөгыльләнү өчен тынлык һәм ирек кирәк, нәкъ шуңа күрә күп кенә яшь җырчылар өйләнергә ашыкмый. Тик гаилә кормыйча да мөмкин түгел. Балалар бераз үсте инде, хәзер иҗатка күбрәк вакыт, игътибар бирергә тырышам. 

- Әңгәмәбез ахырына якынлаша. Илнар, сез нәрсәне кичерә алмыйсыз?
- Ялган һәм хыянәтне кичерә алмыйм. Дөреслекне яшерүнең мәгънәсе юк, чөнки ул барыбер калкып чыгачак. Әңгәмә ахырында барыбызга саулык-сәламәтлек телисем килә. Аллаһ ярдәменнән ташламасын!
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»