поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.04.2024 Язмыш

Тол калып, өч улын үстергән Гөлфия Сираева: Ярый әле кайтканмын…

Эшләгән чагында да, биләгән урыныннан киткәч тә хөрмәт белән искә алына торган җитәкчеләр дә бар. Гөлфия Ләбиб кызы Сираева минем өчен шундыйлардан. Яңа Чишмәдә дистә еллар информацион-методик үзәк җитәкчесе булып эшләде ул, хәзер инде хезмәт ветераны буларак лаеклы ялда.

Биш ел турыдан-туры аның кул астында эшләү дә насыйп булды. Намуслы, таләпчән, җаваплы. «Әйдә, ярар ла», – дип эшләүчеләрдән түгел: белем сыйфатлы булырга тиеш, игътибар тигез һәм тиешенчә, эш нәтиҗәле булырга тиеш. Шундыйрак принциплар буенча эшләдек без. Бүгенге язмам – җитәкчем һәм хезмәттәшем турында.

«Авылда калу ул минем өчен язмыш булды, дисәм дә була. Институтны тәмамлап, өч еллык «отработка»ны Чирмешән районы Иске Кади мәктәбендә узганнан соң, барлык яшьтәшләрем шәһәрдә яши, минем дә шәһәрдә яшисем килә дип, Чаллыга юл алдым. Анда өч ел 50 нче мәктәптә эшләгәннән соң, язмыш мине кабат авылга – бу юлы Яңа Чишмәгә кайтарды. Утыз ел гомерем шунда узды. Хәзер инде уйлыйм да, ярый әле кайтканмын, шәһәрне яратмыйм икән мин, димен. Барган арада да тизрәк кайтасы килә», – ди Гөлфия апа (шулай авылчалап «апа», «абый» дим инде мин, гадәт буенча. Алай үзебезчә, татарча кебек). Хәзер инде язмышында тагын бер борылыш аның: күп еллар тол булып, өч улын үстереп аякка бастырганнан соң, Мөслимдә яшәү насыйп булды. Гомер юлын «Туган як» агрофирмасында баш агроном булып эшләгән, тормыш иптәшен ковид алып киткән Иршат Әхмәтов белән бәйләде. Җәй көне аларга кунакка кайтып, Мөслимнең гаҗәеп төзеклеген, матурлыгын үзем күреп, сокланып киткән булсам да, Гөлфия ападан «Ике район арасында аерма бармы?» – дип сорыйм.

Ни дисәң дә, кунакта йөргәндә – бер төрле, шунда яшәгәндә икенче төрле күз белән карыйсың ул. «Яңа Чишмәдә, руслар күпчелек булгангадыр, рус мохите нык сизелә: төрле чаралар күпчелек рус телендә уза, йолалар дә күбрәк шул милләтнеке. Ә Мөслим – татар мохите хакимлек иткән район: яши башлагач, милли чараларның шулкадәр күплеге, аларның башлыча татар телендә узуы шаккатырды һәм сөендерде. Биредә дүрт мәчет эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Төзеклек, чисталык ягыннан да Мөслим күпләргә үрнәк булырлык», – ди ул. «Яңа Чишмәдә дә соңгы елларда төзекләндерү өлкәсендә күп эш башкарылды, ул да минем күңелгә якын», – дип өсти. Авылларның киләчәге турында да сөйләшәбез. Гөлфия апа да күбебез күргән чынбарлыкка ачына: «Кызганыч, авыллар бетүгә бара. Моңа иң беренче сәбәп – яшьләргә басылып яшәү, тормыш алып бару өчен эш урыны булмаудыр, минемчә. Бөтен кеше дә фермер була алмый бит, аннан кече бизнеска үсү өчен мөмкинлекләр дә чикле.

Фермерга килгәндә, табигать шартлары әйбәт булып, исән-сау гына уңышын җыеп алганнан соң да аны урнаштыру күпме мәшәкать, күпме чыгым таләп итә. Мал үстерүчегә дә шулай ук проблемалар җитәрлек. Югыйсә авылда шәһәр өйләрендәгедән дә уңайлы шартлар бар, кибетләрдә шул ук товар сатыла. Зур авыллар яшәр әле: анда балалар бакчалары, мәктәп, фельдшер пунктлары эшли. Ә кечкенә авылларның киләчәге юк…» Гомер буе мәгариф системасында, кеше арасында эшләп ялга чыккан Гөлфия апага яңа тормышка ияләнү авыррак була. Бигрәк тә беренче җәйдә. Шуңа күп вакытын бакчада, җиләк вакытында урман-болыннарда уздырган. «Ә кышны бик үк яратып бетермим. Салкын, көчле буранлы көннәрдә урамда эшләүчеләргә Аллаһы ярдәм бирсен, дип теләп, өйдә утырам. Ял көннәрендә тормыш иптәшем белән чаңгы шуарга чыгабыз. Быел кар күп булды, икәүләшеп кар көрәдек. Яраткан шөгылем барлыкка килде: интернеттан төрле мастер-класслар карап, бәйләү бәйлим.

Баштарак башмаклар бәйләп, барлык туганнарыма, танышларыма бүләк иттем, быел беразын саттым да. Оныкларга оекбашлар, бияләйләр, башмаклар, жилетлар бәйләдем. Бәйли башлагач, вакыт та тиз уза». Әйе, ялдан да ял итү кирәк. Гомер буе кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәгәннән соң кинәт кенә тормышта бушлык хасил булуны күпләр авыр кичерә. Шуңа яңа хоббилар, яңа кызыксынулар һәм аралашу даирәсенең бөтенләй тараеп бетмәве кирәк. Утыз алты еллык хезмәт дәверендә мәгариф системасындагы бик күп үзгәрешләрне күрергә туры килә Гөлфия Ләбиб кызына. Ул әле дә бу өлкәдәге яңалыклардан хәбәрдар: «Соңгы еллардагы үзгәрешләрдән мине иң борчыганы: инклюзив белем бирү программасын барлык мәктәпләргә кертү таләбе булды. Сәламәтлегендә бераз тайпылышлар булган балалар турында түгел, ә психологик яктан исән булмаган балаларны сәламәт балалар янына кертеп утырту бер дә дөрес түгел, минемчә. Гади мәктәптә эшләүче укытучының андый балалар белән аерым шөгыльләнергә белеме дә, мөмкинлеге дә юк. Махсус мәктәпләрнең еллар буена җыелган тәҗрибәсе, традицияләре, программалары бар. Сыйныфтагы 25–30 бала өстенә тагын берничә инклюзив бала белән ничек итеп дәрес алып барсын инде ул?!

Ә күңелне сөендергәне – узган елгы Укытучылар һәм остазлар елында укытучыларны хөрмәтләп үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләр булды. Бер ел белән генә чикләнмәсен иде инде мондый чаралар». Яшь укытучылар өчен грантның  яңадан кайтарылуына сөенә, ә менә гаиләдә белем бирү мәсьәләсе борчый күңелен. Мондый укуның сыйфат дәрәҗәсе дә түбәнрәк, баланың үз яшьтәшләре белән аралашу, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә чикле дип саный. Ә шулай да һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр вакытның үз хыяллары, үз мөмкинлекләре. «Яшь барган саен хыяллар, ниятләр күбрәк сәламәтлек, балалар тормышына бәйләнә. Балаларның гаиләләре имин булсын, оныклар сөендереп кенә торсыннар дигән теләктә яшибез хәзер. Олы улым СВОда, шуңа көнен-төнен бу сугышлар тизрәк төгәлләнеп, баламның сау-сәламәт булып кайтып, гаиләсе белән тигезлектә яшәвен телим», – ди Гөлфия апа. Бүген һәммәбезнең дә уртак теләге бу. Дистә еллар җәмгыятьнең алгарышы өчен намуслы хезмәт куйган ананың тыныч күңел белән балалар-оныклар бәхетен күрергә хакы, һичшиксез, зур ул.

 

лилия ФӘТТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»