|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2024 Мәдәният
"ТАТАР СҮЗЕ" дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе финалга якынлаша (ВИДЕО)4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак. Димәк, дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла. Җиңүчеләр исемлеге 4 апрель «ШАЯН ТВ» каналының рәсми сайтында чыгачак. |
Иң күп укылган
|