поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
31.03.2024 Милләт

Шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат

Кичә 74 яшендә танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ.

«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын. Хушлашу вакытын һәм урынын өстәмә хәбәр итәрбез», - диелә хәбәрдә.
 
Шәүкәт Гаделша Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша.
1970 елда ул үзендә язып тупланган шигырьләрдән кечкенә бер җыентык төзеп һәм аларны юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләр уңай бәя ала, авторы укырга чакырыла. Ләкин, урта мәктәпне тәмамлау турында кулында әле документ булмау сәбәпле, аны институтка кабул итмиләр.
1972 елның көзендә Шәүкәт Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укый.
Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә.
Ул дистәләп шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006) һ.б.
Шәүкәт Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.03.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»