поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.03.2024 Җәмгыять

Милли музейда «Бүләк итү көннәре» акциясендә тарихи-документаль әйберләр бүләк итеп була

3-4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында музей коллекцияләрен тулыландыруга юнәлдерелгән традицион хәйрия чарасы – «Бүләк итү көннәре» акциясе узачак.

«Бу – шәһәрдә һәм республикада яшәүче һәр кеше өчен тарихка керү, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү мөмкинлеге. «Бүләк итү көннәре» акциясе 1997 елдан үткәрелә. Бу көннәрдә Татарстанлылар, республика кунаклары тарихи яктан кызыклы булган әйберләр бүләк итә ала. Мәсәлән, туган ягыбызда яшәүче төрле халыкларның көнкүрешен чагылдырган этнографик предметлар: кием-салымнар, савыт-сабалар, йорт җиһазлары, сәнгать предметлары, эш кораллары безне бик кызыксындырыр иде», – диде «Татар-информ»га Татарстан Милли музейның фәнни хезмәткәре Зәлия Мирсияпова.

Аның әйтүенчә, моннан тыш, документаль чыганакларны да кабул итәргә әзерләр. «Мәсәлән, фотосурәтләрне без бик шатланып кабул итәр идек. Альбомнары белән булган гаилә фотосурәтләре, авыл, шәһәр күренешләре, төрле бәйрәм күренешләре (Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы, Май чабу һ.б), дәүләт бәйрәмнәре (1 Май, Яңа ел, Белем бәйрәме һ.б.)» – диде ул.

«Музейга әйберләр һәм коллекцияләр бүләк итү традициясенә Казан шәһәр музеен оештыручылар һәм беренче бүләк итүчеләр нигез салган. Алар арасында вице-адмирал Иван Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, профессор Николай Катанов, Казан һәм Казан төбәгенең башка күп кенә халкы исемнәре бар. Музейга бүләк буларак этнографик әйберләр, архив документлары, борынгы фотолар, сирәк нумизматик материаллар, рәсемле әсәрләр һәм үткән елларның көнкүреш мәдәнияте әйберләрен китерергә мөмкин», – дип яза «Татар-Информация» МА. 


---
Милли Музей
№ --- | 29.03.2024
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»