|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Хәвеф-хәтәр
М-5 трассасында зур авария булганМ-5 Урал федераль трассасында коточкыч авария теркәлгән. Кичә төнлә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре берлектә трассаның 1448нче километрында, Уптино торак пункты янындагы юл һәлакәте урынына килгән. Анда 5 фура, 4 җиңел машина һәм бер йөк машинасы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Бәхеткә, янгын-фәлән чыкмаган, бер машинаның ягулыгы да агып чыкмаган, бер кешегә медицина ярдәме таләп ителгән, аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, машиналар коточкыч бозлавык аркасында авариягә эләккән. Белүегезчә, кичә көндез һәм кичен кар катыш яңгыр яуды, аннары кинәт туңдырды. Юллар әйтерсең лә шугалак иде.
Вакыйга урынына ЮХХДИ инспекторлары килгән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|