поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.03.2024 Шоу-бизнес

Альберт Вәлиуллин: Хатыным "Сихерчеме әллә син?” ди

Җырчы Альберт Вәлиуллин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Гаиләгез турында да сөйләшик әле. Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- Машинада үтеп барганда, чибәр кыз күреп алдым. Машинадан төштем дә: “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” - дидем. Телефон номерын сорадым, бирмәде. Үземнекен язып бирдем дә: “Шалтыратуыгызны көтәм”, - дидем. Шуннан танышып, аралашып киттек инде. Рузаннага очрашып йөргәндә үк: “Син минем хатыным булачаксың”, - дип әйтә идем. Ул бу сүзләрне уен-көлке генә итеп кабул итте. Хәзер инде: “Һәр әйткән сүзең тормышка аша, сихерчеме әллә син?” - дип шаярта. Без 2008 елдан бирле бергә. 

- Хәләлегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?
- Яратуны сүз белән аңлатып бетереп булмыйдыр. Кешеләрнең энергетикалары, сөйкемле сөякләре бар. Без бер-беребезне тулыландырабыз. Икебез ике төрле шәхес. Миңа ошаган әйбер, тормыш иптәшемә ошамаска мөмкин. Иң мөһиме - тормышка карата карашларыбыз, уй-фикерләребез уртак. 

 - Альберт Вәлиуллинны сәхнәдә мәхәббәт җырчысы буларак беләбез, ә өйдә нинди икән ул?
- Бик кунакчыл кеше. Туган-тумачалар белән җыелырга, буш вакытта ашарга әзерләргә яратам. Бу сыйфатым әтидән күчкәндер. Ул да әни эштә булганда савыт-сабаны, керләрне юып торды. Кемдер эшләргә, ә кемдер хуҗалык белән генә шөгыльләнергә тиеш дигән сүзләр бездә булмады. Бәлкем, шуңа күрә мин дә гаиләбездә шундый ук принципларны өстен күрәмдер. Бер-беребезне хөрмәт итеп,  аңлашып яшибез.

- Тәкъдимне ничек ясадыгыз?
- Тәкъдим ясау бик гади булды. Тормыш иптәшем миңа караганда күбрәк романтиктыр. Без - гап-гади авыл балалары, романтика серләренә гаилә коргач кына төшенә башладым. Тормыш иптәшемә көтелмәгәндә сәбәпсез бүләкләр ясап, кәефен күтәрергә тырышам. 

- Гаиләдә төп хисапчы кем?
- Бездә андый әйбер юк. Зур чыгымнарны уртага салып сөйләшәбез. Бергә алып бара торган бизнес та, аерым проектларыбыз да бар. Тормыш иптәшемнең чыгымнарын контрольдә тотмыйм. Ул ошаган әйберен барып ала, мин дә шулай ук. 

– Тормыш иптәшегезнең әти-әниләре сезне ничек кабул итте?
– Рузанна аралашуыбызга 1-2 ай булгач, әти-әнисе белән таныштырды. Мин аннан 8 яшькә өлкәнрәк. Әти-әниләре беренче күрешүебездә, бәлкем,  сәерсенеп тә караганнардыр.  Аллаһка Шөкер, мөнәсәбәтләребез бик яхшы. “Теща”ны яманлап көлгән мәзәкләр күп бит, миңа бу яктан да бәхет елмайды. Каенанам дустым шикелле якын. 

- Улыгыз нәрсә  белән шөгыльләнә?
- Әлемхан 5 нче сыйныфта укый. Балачактан аны төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Ул спортка тартыла. Хәзер бокс белән мавыгып китте әле, үзе теләп йөри. Аны миңа бик нык охшаталар. 

- Сез таләпчән әтиме?
- Балачак – иң күңелле, шук вакыт. Аның тәмен белеп калырга кирәк. Баланы бөтенләй контрольгә алу да дөрес түгелдер. Егет булгач, бераз ялкаулыгы да бар инде. Һәр баланыкы кебек “2” ле дә, “5”ле дә алганы бар. Мин уку мәсьәләсенә тормыш иптәшемә караганда бераз йомшаграк карыйм. Шулай да гел иркәләп торырга гына да ярамый, кирәк вакытта таләпчән дә була алам. Үзем әтисез үскәч, улымның әти җылысын тоюын телим. Иң мөһиме – бәхетле, сау-сәламәт булсын.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»