|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Җәмгыять
1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре артачагын искә төшерделәр
Картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту сәбәпле һәм ата-аналары билгесез булган балаларга социаль пенсияләр Россиядә быелның 1 апреленнән 7,5 процентка индексацияләнәчәк, дип сөйләде РИА Новостига Социаль анализ һәм фаразлау институтының өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок. «Быелның 1 апреленнән социаль пенсияләр 7,5 процентка индексацияләнәчәк: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту сәбәпле, шулай ук ата-аналары билгесез булган балаларга», - диде ул.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә социаль пенсия алучыларның гомуми саны чагыштырмача аз - якынча 3,4 миллион кеше. Россиядә иминият пенсиясен 38 миллионга якын кеше ала, аларның пенсиясе гыйнвар аенда ук шул ук 7,5% ка арттырылган, дип яза Татар-информ.
«Моннан тыш, апрель аенда хезмәттә инвалидлык алган хәрбиләрнең һәм волонтерларның, радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм пенсияләрнең кайбер башка категорияләренең пенсияләре индексацияләнәчәк», — дип төгәлләде Ляшок.
--- |
Иң күп укылган
|