|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Шоу-бизнес
Резидә Шәрәфиева серен чишкәнБәрхет тавышка, үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчы Резидә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур булу сере белән уртаклашты. Ул аны барлык гүзәл затларга да тәкъдим итә, барыбызның да матур булуын тели. Моның өчен киптерелгән мандарин кабыклары белән минераль су гына кирәк.
1 стаканга 1 мандарин кабыгын һәм 1 стакан минераль су салырга кирәк. Стаканның өстен каплап 1 тәүлек тотарга.
«Биткә менә дигән тоник була. Битне йомшарта, рәхәт булып китә, биткә ямь керә. Машинада барганда сиптереп алсаң, йокы да ачыла. Сәламәт булыйк! Матур булыйк!» – ди җырчы.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|