поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.03.2024 Милләт

«Бердәнбер киленең белән үз телеңдә сөйләшмәгәч, ни кызыгы инде бу дөньяның?»

Хәмитнең башка милләт кызына өйләнергә теләгәнен бигрәк тә әнисе Зәрлимә «ярхәмбикалла» дип кенә кабул итмәде. «Шулай инде, үзебезнекеләр санаулы гына булгач, табуы кыен булгандыр», – дип төрттереп әйткәнен, иреннән башка бер кем ишетмәсә дә, туй көнен билгеләгәннән бирле, икенче кешегә әйләнде дә куйды.

Аңардагы бу үзгәрешне, хәтта песиләре Васька да сизми калмады. Кая инде элеккечә тәмле итеп мырылдаулар да сырпаланулар?!

«Аяк астында буталып йөрмә әле!»дән башканы ишеткәне юк хәзер. Исемен дә онытты хуҗабикәсе, «монау хайван» дип кенә җиффәрә башлады. Ә бит ничә еллар «Васькау» дип кенә торганга күнеккән колакларга, башкасы бер дә ягымлы яңгырамый. «Аннан килеп, эш исемгә генә кайтып калса, аны бит ул кушмаган! Миңа димәгәе, бөтенләе белән булмаса да, мыегымны да селкетмим! Ә бит үзләренең ничә еллык гаилә дусларының исеме дә – Василий.

Клава түти белән әле кичә генә килеп киттеләр.  Күгәрченнәр кебек гөрләштеләр, серләштеләр. «Василий кордаш»  дип кенә тордылар. Аңламассың! Менә шундый уйлар биләп алды әле Васьканы да бу көннәрдә. Гаделҗан абзый исә, хатыны тагын да ныграк кабынып китмәсен өчен, артык сүз кыстырмады. Бәй, хәзер аңардан да уздырып, тискәрегә сөйли башласаң, туйга нокта куярга гына калачак. «Балаңның сайлаган кешесенә ничек каршы киләсең инде? – дигәнрәк фикер йөртте Гаделҗан абзый, – димәк, ярата. Ә яратудан да көчлерәк хис бармы соң?» Үзләренә ике йорт аша яшәгән авылдашларының кызлары удмурт егетенә кияүгә чыкканын да уйлап куйды. Менә дигән яшәп яталар ич. Кода-кодагыйлары да еш кунакка килә, үзләре дә атлаган саен барып кына торалар. Кияү авылга кайтса, шартлатып татарча сөйләшә, кызлары да аларның телен су кебек эчә, имеш.  Мәгәр бу якта оныкларының әби-бабайлары белән башка телдә сөйләшкәннәрен ишеткәнем юк. Аның каравы әнә өлкән абыйсының балалары чеп-чи татарлар белән кушылганнар иде дә, оныклары, ичмасам, бер генә җөмлә дә үзебезчә оештырып әйтә белмиләр.

Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апа уллары Хәмиттән моңа кадәр бик разый булдылар. Мәктәптә яхшы укыды, йөзләренә кызыллык китермәде. Студент елларында да гел авылга кайтып ярдәмләшеп йөрде. Диплом алганнан соң, төзелеш өлкәсендә эшләү дәверендә дә әти-әнисенә, апа-сеңелләренә гел  терәк булып торды. Әлбәттә, Хәмит үзенең туен да әти-әнисенең җилкәсенә салмаячагын белә иде Гаделҗан абый белән Зәрлимә апа. Хәер, үзләре дә хәзер матур, тук, ныклы тормышта яшәгәнгә, ул яктан артыгын көяләнеп тә бармадылар. Туйны  Мәскәүдә үткәрергә килешенде.

Бөтен эчне кырганы – килен тиешле кешенең башка милләттән булуы. «Рәхәтләнеп, бердәнбер киленең белән үз телеңдә сөйләшмәгәч, ни кызыгы инде бу дөньяның?» – дип, тагын сүз кузгатты кичке аш вакытында Зәрлимә апа. Гадәттәгечә Гаделҗан абзый тыңлап кына утырды. «Ярый, йорт-кураның бер җиренә дә тотынмыйбыз, менә дигән әле, ашарга сорамый, торсын шулай», – дип йомгаклап куйды сүзен Зәрлимә апа. Ә бит яңарак кына планнар икенчерәк иде. Яз көне Хәмит: «Яңа еллар тирәсенә өйләнергә уйлыйм», – дигәч, җиләк-җимешләр әзерләү чоры үтүгә ныклап ремонтка тотынырга исәп тотып торалар иде. Башкарылмаган ике кызлары да булгач, комаучау итмәс, дип уйлашты алар ул чакта. Яшьләре җиткән, бүгеннән генә кияүгә чыгам, димәсәләр дә, көннәре якынайганын сизенәләр иде Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апа.

Инде эшне башларга гына торганда: «Бер айдан – туй», – дигән хәбәр җибәрде уллары. Балага каршы килеп буламыни? Яңарту көтеп торган йорт-кура мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды. Юк, әгәр дә уллары сайлаган кыз үзебезнең милләттән булса, һич югы, башкадан булып та, якын-тирәләрендә яшәгән булса да, риза булыр идең әле. Нәрсә диләр әле? Үзеңнеке – үз, сукыр булса да, күз! Юк, җир читендә – Сахалинда туып-үскән булып чыкты булачак киленнәре! Гаделҗан әйтә ул: «Сахалин борын төбендә генә», –  дип.  Булды ди! Аңа ни, шунда хезмәт иткәч, якын инде, бер дә ерак кебек түгел. Гомер буе гаилә дуслары арасында башка милләт кешеләре  булса да, нигәдер балаңның үз татарың белән кушылмавы күңелгә бик хуш түгел икән ул. «Разведчикка укыган диярсең, нинди кыз белән дуслашып йөрүенең җөен дә белдермәде ичмасам!» – дип, Зәрлимә апа савыт-саба юганда да тынычлана алмады. Гаделҗан абзый бу юлы баш кагып булса да алды. Туйга чак кына вакыт калса да, Зәрлимә апа әзерлек эшләрен тартты да сузды. Ялга кайткан кызлары да: «Әнкәй, синеңчә түгел әле бу, гадәттә бер ай алдан итәк-җиңеңне җыеп куя торган идең», – диештеләр. Аннан көйләп-чөйләп дигәндәй, туйга киеп барасы киемнәрен әзерләп, күчтәнәч-бүләкләрен төйнәшеп, оештырып киттеләр.

Җиләк-җимешкә бай, бөркүлек бераз басылган август аенда яшьләрнең никахлары теркәлде. Туй мәҗлесе артык шау-шулы узмады, ике яктан да иң якын кешеләр генә чакырулы иде. Бер ай тирәсе узгач,  төп йортта килен төшерү, су юлы күрсәтү йолаларын уздырдылар,  кичен агай-эне, дус-ишне табынга җыйдылар. Ә яңа ел алдыннан балалары аларны кодалары белән парлап кунакка чакырды. Әйткәндәй, кода тиешле кешеләре биш ел элек Сахалиннан Мәскәү өлкәсенә күченгән булганнар икән.  Гаделҗан абзый бу юлы кодасы Николай белән электән белгән кешесе кебек, үз итеп, якын итеп күреште. Нишләптер, туй мәҗлесендә үк тавышы да, үзе дә таныш кеше төсле тоелган иде аңа кодасы. Әллә Сахалиннан булганга шулай кабул итте?  Әле дә әнә, бер-берсенә карашып, нәрсәдер искә төшерергә тырышкан кебек утыралар. Кодасы беренчерәк сүз башлады: – Кода, сез кайда хезмәт иткән идегез? – Сахалинда. – Ничәнче елларда? Гаделҗан әйтеп биргәч, Николай коданың авызы ерылып китте, хатынына борылып: «Галина, күрәсеңме, мин хаклы булып чыктым бит! «Кайда күргәнем булды соң коданы?» – дип озак баш ваттым мин туйдан соң. Армия елларына кайтып эзләмәдем шул, әле генә башыма килде». Бөтенесе тын калды. Чәчләренә чал төшкән ике хезмәттәш, күзләреннән яшь чыгарырга да кыенсынмый, озак кына кочаклашып тордылар.

Баксаң, Николай кодалары хәрби частьта калган, шунда өйләнгән, гомер кичергән булып чыкты. – Николай кода, сез бик оста татарча да сөйләшә идегез бит ул елларда, исемдә калмаган, кайдан өйрәнгән идегез безнең телне? – Әнием яклап әбием татар иде бит минем. Җәй буе анда була торган идек, шуңа туганнарым да телне яхшы белде. Кызыбыз Марина да ярыйсы гына сөйләшә, тагын да шомарту – хәзер сезнең зирәклек. Эшләр болайга борылгач, табын тагын да ямьләнеп китте. Ике кода солдат чакларына кайтып, истәлекләр яңартып утырганны барысы да кызыксынып тыңлады. Николай кодалары татарча да сөйләп җибәргәч, Зәрлимә апаның бераз кәефе күтәрелсә дә, күңеленең бер почмагы барыбер китек иде. Җитмәсә, килене аңламый дип, беренче кайтуларында ярамаган сүзләр дә ычкындыргалады бугай әле.   «Вәт ә, тик елмаеп йөрде бит, ник кенә шунда белдерсен татарча аңлаганын. Хәмит тә, ичмасам, ишарә ясамады», – дип, эченнән генә улына да «өлеш» чыгарып алды. Озакламый Зәрлимә апа белән Гаделҗан абый бөтен балаларын, кодаларын кунакка җыйды. Бер-берсе белән таныштырасы-күрештерәсе килде аларны.

Әлбәттә, килен, яңа кода-кодагыйларга уңайсыз булмасын  өчен, аралашу урысча барды. Ләкин Николай кодалары үзе татарчага күчкәч, кыенсыну бетте. Гадәттәгечә табын җырларын суздылар, тәнәфестә исә рәхәтләнеп гармунга татарча биеделәр. Марина да шартлатып кына сөйләшмәсә дә, ара-тирә урысчаны татарча сүзләр белән аралаштырып, бианасы, яңа туган-тумачалары янында бөтерелеп кенә торды.  Бәбәй алып кайтачаклары турында да сөенче алып киттеләр яшьләр. Зәрлимә апа бу хәбәрдән соң атна-ун көн үз халәтенә кайта алмый йөрде. Я көләсе, я еласы килеп, җанын кая куярга белмәде. Күз алдына туачак оныгы килә дә, шатлыгы эченә сыймый, бөтен дөнья белән бүлешәсе килә башлый.

Гаделҗан абзый да карчыгындагы үзгәрешне сизми калмады. Беркөнне төшке аштан соң: «Әллә мин әйтәм, йорт-кураны әзрәк караштырып алабызмы?» – дип сүз башлады. Зәрлимә апа, әйтерсең шул сүзне генә көтеп торган, аны кочаклап алганын сизми дә калды. «И-и телемнән тартып алдың, мин дә бит шул хакта әйтмәкче булып йөри идем! Аллаһ теләсә, оныгыбыз исән-сау дөньяга килеп, кунакка кайтуларына бөтен йорт-курабыз ялт итеп торсын. Кешеләр кебек автомат кер, савыт-саба машинасын да көйләп куярга кирәк булыр. Балалар, оныклар белән аралашырга вакыт күбрәк калыр. Хәзер бит менә җиденчесе туарга тора. Алайса, кайталар да, кайсы кер юа, кайсы савыт-сабадан бушамый, дигәндәй. Эшлим дигән кешегә авылда эш җитәрлек, тик утырмаслар берсе дә. Хәзер бит замана икенче, булган мөмкинлекләрдән дә файдаланмагач. 

Әнә, Хәмит үзе әллә ничә ел элек алып куйган машиналар тик тора, ул да сөенер. Былтыр эшлим дигәч тә, каршы килеп маташтым, янәсе, без шулай күнеккән. Көннән-көн олыгайганыбызны онытабыз шул». Зәрлимә апа тагын бик озак сөйләде. Гаделҗан абзый исә вакыт-вакыт ияген каккалап алды. Бәй, дөрес сүзгә җавап юк инде ул, хак сөйли бит карчыгы! Дүртенче ноябрь иртәсендә Мәскәүдә Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апаның оныгы туды. Илдус дип исем кушмакчылар. Исемен, Халык бердәмлеге көненә туры килгәнгәме, әллә Хәмитнең мәктәп елларыннан ук килгән якын дусты хөрмәтенә сайлаганнармы, Зәрлимә апа төпченеп тормады  Аның тизрәк оныгын күрәсе, кулларына алып сөясе, үчтеки-үчтеки иттерәсе, яшь каен  себеркесе белән мунчада юындырасы, бишек җырларын көйли-көйли йоклатасы килде. Беренче тапкыр бала тапкан килене Маринаны үзенең кызы кебек якын итәр, яшь әнине булдыра алганча хөрмәтләр иншалла!

Люция Әблиева

Фото: Пиксабай

 

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»