|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Җәмгыять
Болгарда яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен 10 штраф китергәннәрСпас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә. Эш судта тикшерелә башлагач, машинаны әбисенең исеменә оныгы рәсмиләштергән, тизлек режимын да даими рәвештә ул бозган булып чыга.
Штрафларның гомуми суммасы 5 мең сум тәшкил итә, аларны вакытында түләмәгән өчен, бу сумма икеләтә арттырыла.
Мондый хәлләргә тарымас өчен, суд транспорт чараларын аларны йөртүчеләр исеменә рәсмиләштерергә яки даими кагыйдә бозучы балаларга машинаны бирмәскә киңәш итә.
Фото: архив
--- |
Иң күп укылган
|