|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2024 Криминал
Әнисе кызын берничә көн буена өенә кертмәгән
Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 14 яшьлек кызны берничә көн буена үз әнисе өенә кертмәгән. Ахыр чиктә кыз полиция чакыртырга мәҗбүр булган дип яза “КП-Уфа” басмасы. Якынча мәгълүмат буенча, мәктәптә укыган кыз 25 март иртәсендә полициягә шалтыраткан. Ул әнисенең аны фатирга кертмәвен, берничә көн инде бергә яшәгән ир белән эчеп ятуын сөйләгән. Фатирга ике полиция хезмәткәре һәм опека хезмәте белгечләре килә. Бу вакытта кызның әнисе караватта яткан, ә ябык ир-ат аның янында алкоголь эчеп утырган була.
Хокук саклаучылар нәрсә булганын сораша башлагач, ир кеше аларга һәм кызга кычкыра башлый, үзен агрессив тота. Тавышка уянган хатын бу ир-атның аның ире дә, баласының атасы да түгеллеген әйтә. Полиция хезмәткәрләре ирнең фатирдан чыгуын сорый, чөнки ул гаилә әгъзасы түгел, өстәвенә, исерек хәлдә була. Ир кызып китә һәм полиция хезмәткәрләренең берсенә һөҗүм итәргә тырыша.
Ахыр чиктә аны сак астына алганнар. Соңгы ике елда ир хулиганлык өчен биш тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган, ә 2015нче елда урлау өчен хөкем ителгән.
Кызның 33 яшьлек әнисенә карата ата-ана бурычларын үтәмәү турында административ протокол төзелгән. Мәктәп укучысын аның белән бергә калдырмау хәерле дип тапканнар. Әлегә кыз приютта яши.
Фто: пиксабай
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|