|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2024 Шоу-бизнес
Дәниф Шәрәфетдинов: "Бары сабырлык сорыйм..."Соңгы елларда җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны сәламәтлеге зур борчуга салды. Аркасы сызлап интеккәч, 2005 елда аңа “Бехтерев авыруы” диагнозы куелды. Хәзер җырчының исә күзләре күрми башлаган. — Хәлләр ничек, Дәниф?
— Аллага шөкер. Хәзер өйдә генә, урамга сирәк чыгам. Аның каравы көн саен тренажерда 6 чакрым атлыйм. Аллаһы Тәгалә нигә миңа мондый сынау бирде икән, дип уфтанмыйм. Бары сабырлык сорыйм. Күңел тулган мизгелләрдә дә шөкер итәм. Якыннарыма сәламәтлек телим.
— Дәниф, концертлар сагындырамы?
— Әлбәттә! Үзем рульдә, концерт куярга барабыз, дип гел төш күрәм...
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|