|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2024 Җәмгыять
Казанда театр тематикасына күргәзмә ачылдыТатарстан Республикасы Милли музее филиалы булган В.И. Ленин музей- йортында «Төп роль» дип аталган сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең авторы - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында рәссам-бутафор булып эшләүче Светлана Жеймова. Күргәзмәнең театр тематикасы очраклы сайланмаган. Ульяновлар гаиләсендә театр сәнгате үз ролен уйный. Музей экспозициясендә Ульяновларның Казан чорында барган спектакльләренең афишасы һәм ноталары тәкъдим ителгән. Театрга мәхәббәт шулкадәр көчле була, гаиләдә өй спектакльләре кую традициясе барлыкка килә.
--- |
Иң күп укылган
|