поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.03.2024 Ир белән хатын

"Иремнең читкә йөрүен белгәч, аңа берни дә әйтмәдем"

Ирем белән егерме ел элек өйләнештек, өч балабыз бар. Соңгы берничә елда эшләмәдем - олысы укырга керде, кечесен түгәрәкләргә йөртергә туры килде, ә уртанчысының неврологик чире бар иде, аның белән төрле реабилитация үзәкләренә йөрдем.

Ирем һәрвакыт күп эшләде, өйгә кичке унбердә дә, төн уртасында да кайтып керә. Улларыбыз белән мөнәсәбәтләре киеренке булды. Ул мине эшләмәвем, аның җилкәсендә утыруым өчен гел кыерсыта иде. Шуңа өстәмә эш эзләргә булдым. Мин - инглиз теле укытучысы, балаларны репетиторлыкка ала башладым. Әмма бу да ошамады иремә, янәсе, улларыбыз игьтибарсыз кала.
Дүрт ел элек аның сөяркәсе бар иде. Мин аның турында бик тиз белеп алдым. Гадәттәгечә: ял көннәрендә эшем бар, дип чыгып китүләр, өч-дүрт көнгә сузылган командировкалар, каяндыр килеп чыккан зур чыгымнар... Бервакыт ялгыш аның телефонын алдым. Икебезнең дә телефоннарыбыз охшаш. Теге якта хатын-кыз тавышын ишеткәч, барысы да аңлашылды. Мин нәрсә эшләдем, дисезме? Трубканы куйдым да, бернәрсә дә булмаган кебек кыландым.
 
Без шулай бернәрсә дә булмаган кебек яши бирдек. Башта, әлбәттә, еладым. Аның хыянәтеннән газапланганга түгел, ә аптырашта калганга: хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш? Өч балам бар, эшем юк, фатирым юк... Берничә көн еладым да, алга таба ничек яшәргә кирәклегенә план төзедем. Аякка басар - репетиторлык белән яңадан акча эшли башлап, фатир арендалауга акча җыяр өчен миңа дүрт елга якын вакыт кирәк булды.
 
Менә ул көн килеп җитте. Иң кызыгы шул, мин китәм, дигәч, ирем сөяркәсе турында ничә еллар белүемә бик гаҗәпләнде. Аерылыштык. Ләкин ул сөяркәсе белән яшәргә теләгәч, теге хатын аны кире каккан. Янәсе, бер хыянәт иткән кеше, алга таба да хыянәт итәчәк. Улларым әтиләре белән күрешә. Әмма алар минем белән яшәргә телиләр.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»