|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2024 Мәдәният
Бүген Камал театры спектакльләренә билетларны 70%ка кадәр ташлама белән алып була
Халыкара театр көненә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры уникаль акция әзерләгән. 27 мартта театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru KAMAL24 промокоды буенча билетлар 70%ка кадәр ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар. 1. "Афиша һәм билетлар" бүлегендә үзегезгә ошаган спектакльне сайлагыз. 2. Зал схемасындагы урыннарыгызны билгеләгез һәм "заказ бирергә" төмәсенә басыгыз. 3. Махсус кәрзингә KAMAL24 промокодын кертегез һәм "кулланырга" төймәсенә басыгыз. Билет бәясе үзгәрәчәк. Кайсы спектакльне сайлавыгызга бәйле рәвештә бәя 10% тан 70% ка кадәр ташлама белән яңадан исәпләнәчәк. 4. Исем, фамилия һәм e-mail кертегез. 5. Банк картасы мәгълүматларын тутырыгыз һәм "түләргә" төймәсенә басыгыз. 6. Акция сезон ахырына кадәрге барлык спектакльләргә (шул исәптән "Шәрык клубы" чараларына да) карый. Ташламалы билетларны бары тик театрның рәсми сайтында гына сатып алырга мөмкин kamalteatr.ru. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия.
--- |
Иң күп укылган
|