поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.03.2024 Авыл

Авыл кешесе нигә дөньяның ямен күрә белми?

Мин авыл баласы. Әтием көтүче иде, әнием – сыер савучы. Икесе дә мәрхүмнәр инде. Сагынып сөйләргә генә калды. Мин бала вакытларда безгә шәһәрдән кунаклар кайталар иде – әнинең бертуган энесе!

Бер аягы белән шәһәрдә, икенче аягы белән гел авылда яшәделәр. Әни бигерәк бер катлы хатын, ишегалды тутырып кош-корт асрый, бер бройлер чебиен үзебезгә суйдырса, берсе кунакларга күчтәнәч булып оча иде. Атна саен! Ун бармагы белән кара эшне эшләп тә, авыл кешесенең үзе генә ашый белмәвенә бүген исем китә. Дөрес, күчтәнәче дә бирелсен, тик атна саен түгел бит...

Берсендә әти сарык суйды. Ике гаилә кунак булып кайтканнар иде, әти шул сарык итен тигез итеп өч өлешкә бүлде. Хәзерге чакларым булса әтигә аркылы төшәр идем дим үземне. Тегеләре дә ала белгән, бармакка бармак та сукмыйбыз, моның кадәр итне бушка алып китүе оят, димәгәннәр. Әле үзләре генә кайтсалар икән, яз җиттеме балыкка дип, дусларын да ияртәләр иде. Үз гаиләсе янына кушылган кунаклар арасында өстәмә өч ир-атның да кунак булуын күз алдына китерәсезме? Ел әйләнәсе бит ул.
 
Кышын да балык яныннан туктамыйлар иде, боз тишеп, тоткан балыктан бигерәк кызык эзләп йөргәннәрдердер шикелле. Ә өйдәге кешегә аларны мунча ягып каршы аласы, күчтәнәчен төяп озатып каласы, тагын кайтырга чакырасы... Саран да, тар күңелле дә түгелмен, әмма кунакларның үзләре алып кайткан күчтәнәче белән биреп җибәргәненең күләмен бүген аерып күрсәтәсе килә дә...
 
Ул заманнар үткән инде, әмма хәтердә менә шулар сакланып калган. Ярар инде, әти белән әнинең юмартлыгы да ахыйрәткә саваплы гамәлләре булып, сират күперләрен кичкәндә шәфәгатен кылсын, дип дога кылам. Әмма ач иртәдән кара кичкә кадәр, үз ихатасыннан бушамыйча, кара эштән башкасын белмичә яшәгән әти-әниемнең хезмәтен, кадерсез гомерләрен мин барыбер кызганам. Биле тураймас чиккә җиткәнче эшли дә эшли авыл кешесе, ял итә белми. Нигә дип дөньяның ямен күрә белми икән ул?
 
Гомеренә бер мәртәбә табигать кочагына чыгып утырганы бармы аның? Кая инде, печән чабарга, урманга агач кисәргә барса кошлар сайравын ишетсә ишетә,ишетмәсә юк. Җиләккә барса да ашык-пошык чүпли дә, өйдәге эш дип кайтып йөгерә. Их...
 
Фәүзия Камалова. Мөслим районы.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»