поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2024 Шоу-бизнес

Шоумен Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән

“Госуслуги”да электрон имза дигән нәрсәң булса, бөтен мөлкәтеңне “ә” дигәнче мошенниклар үзенеке итә ала”, – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

– Безнең гаиләдә әни дә, тормыш иптәшем дә мошенниклар тозагына эләкте. Урыслар әйтмешли, беркайчан да минем белән булмаячак дип әйтмә.  Әнине  ачуланган идем. Янәсе, әни ниндидер бәйгедә җиңгән. Призны алыр өчен банкоматка барып акча салырга кирәк булган. Әни инде бүләкне алам дип акча да салган. Бәйге оештыручы кешеләр юкка чыккан. Приз җиңгән очракта акча сорамыйлар бит. Берсендә Миләүшәгә банк хезмәткәрләре булып шалтыратканнар. Алар гипнозлыйлармы соң, аңламыйм. Ярый әле вакытында туктарга җитешкән, счет номерларын әйтмәгән. Иң сантые мин булып чыктым бит әле. Кукмарага концертка барганда таныш түгел номерны алдым. Ул арада операторга зарлана идем. Гел телефон операторы хезмәткәре кебек сөйләшәләр: “Бар да ошыймы?”, – диләр. Юлда барганда элемтә өзелә дип әйткән идем. Аңа вышкаларның урнашуы, юлда барган тизлек тә тәэсир итә дип җавап кайтарды. Бөтен исем фамилиямне, адресларны әйтеп: “Бу номерны күптән кулланасыз. Аны калдырасыгыз килсә, договор эшләргә кирәк” – диләр. 
 
Әлбәттә, номерны саклап калдырасы килә, бөтен кеше шуны белә бит.  “Госуслугига пин-код киләчәк, аны әйтерсез”, – диделәр. Гомердә андый әйберне әйтә торган кеше түгелмен, нишләптер бөтен кодларны рәттән әйтеп бирдем. “Пин-кодны беркемгә дә әйтмәгез”, – дигән кисәтүгә дә игътибар итмәдем. Шуннан соң гына аңыма килдем. Тиз арада программист дустыма шалтыраттым. Бу Волгоград якларыннан мошенниклар булып чыкты. Күрше Ирек абыйның йорты янгач, МФЦда документлар белән йөргән арада бер кыз белән танышкан идек. Аңа шалтыратып, хәлне аңлаттым. Мошенниклар инде “Госуслуги”га кергән булганнар. Без тизрәк парольләрне алыштырырга җитештек. Бик зур рәхмәт әйтәм! “Госуслуги”да эшләүче кыз: “Данир исеңдә калдыр, “Госуслуги” аша андый хәбәрләр килми. Пин-кодны әйтергә ярамый”, - диде. Шул минутта ук янәдән мошенниклар шалтырата: “Сезнең “Госуслуги аккаунтына мошенниклар кергән. Аккаунтны кире кайтарыр өчен код әйтергә кирәк”, – диләр. Хәзер инде үзем шаяртып кына: “22ид555инах”, – дидем. Аңлап алдылар да, үзең бар шунда диделәр. Җәмәгать, чит номерларны алмаска тырышыгыз. Алган очракта да, бик сак эш итегез. Кемнәр генә юк бу дөньяда”, – дип сөйләде Данир Сабиров.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»