поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2024 Матбугат

Алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова: Гаиләмә вакыт бик аз кала, дип үкенәм

Кайбер телевизион журналистлар бер караштан яки елмаюдан тамашачыны җәлеп итә белә. Катлаулы темаларны да халыкка җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерү – зур сәләт. ТНВ каналында «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын алып баручы, тележурналист Фәйрүзә Мәҗитова – шундыйларның берсе.

Аның белән журналист хатын-кызның гаиләдә нинди булуы, сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләштек.

– Укырга кергәнче, журналист булу теләгеңә әти-әниең нинди фикердә иде?

– Каршы килмәделәр. Укырга кергәч шатландылар гына, чөнки бу – минем хыялым иде.

– Ә үзеңдә журналист һөнәрен сайлаганга үкенү хисе юкмы?

– Төрлечә була. Иртәдән кичкә кадәр өйгә кайтып керә алмыйча бар вакытым эштә узганда якыннарыма, гаиләмә вакыт бик аз кала, дип үкенәм. Чөнки мин – әни. Ә әнинең йөрәге газиз балалары янында. Мин әни булгач, деканыбыз Васыйл абый Гарифуллин: «Фәйрүзә, эшне ташлама!» – дигән иде. Әни булган кешенең балалары янында калу теләген җиңеп, телевизион журналистикадан китү ихтималын күзаллап әйтелгән сүзләр булган икән бу. Ә икенче яктан, мин эшемнән канәгать. Журналистика ул – рухи азык бирә торган хезмәт. Көн саен янып-көеп, репортажны эфирга әзерләп биреп, канәгатьлек хисе аласың. Ул газетада да шулай, язмаң басылып чыккач күңелгә ничек рәхәт бит! Бу өлкә кешеләре әнә шул адреналин белән яши.

– Укыган чакта җитди журналистикада эшләрмен дип уйлый идеңме?

– Миңа иң мөһиме телевидениедә эшләү иде. Сәясәтме, мәдәниятме – барыбер. Ә ТНВга эшкә килгәч, миңа «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын бирделәр. Сәясәт темалары шуннан башланды.  Аннан соң «Безнең Республика – Безнең Гамәл» тапшыруын тәкъдим иттеләр. Монда да сәясәт дәвам итә…

– Телевидениедә эшләүнең иң авыры нәрсә?

– Исән калу дияр идем. Телевидение (аеруча яңалыклар хезмәте) журналисты ул матур да, җитез дә, бер көндә өч районга барып кайтып, кич сюжетын эфирга өлгертүче дә, аннары кич театрга премьера төшерергә чыгып китүче дә. Мәгълүмат ташкыны, бик күп кеше белән аралашу ардыра, әлбәттә.

– Эштәгеләр арасында кушаматың бармы?

– Еш кына репортаж әзерләгәндә камера каршына баскач, мин әле ни сөйләргә икәнен үзем дә белмим. Ә бит тиз генә уйлап яздырырга кирәк. Оператор көтә инде. Үзем уйлыйм, үзем аларга «хәзер-хәзер» дим, шулай итеп аларны тынычландырам. Бер елны 8 Март бәйрәменә егетләр безгә календарь ясатты, фотобыз һәм канатлы сүзләребезне язганнар. Минем фото янына «хәзер-хәзер» дип язылган иде.

– Көненә ничә сәгать эшлисең син?

– Менә тугызга эшкә килгән идем, кичке унберенче яртыларда командировкадан әйләнеп кайтырбыз, дип торабыз. Сәгатьләп эшләмим мин, тәүлекләп.

– Ялгызың гына калырга теләгән вакытларда нишләргә яратасың?

– Йокларга.

– Китаплар укыйсыңмы?

– Китапханәгә йөрим. Татарча китаплар алам. Кайчак укымыйча гына илтеп бирәм. Ә укый башласам, кызык әсәр булса, ничек тә укырга җай табам. Ә өстәл китабым – Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре.

– Яраткан ризыгың нинди?

– Мин барлык ризыкны да яратам. Әни пешергәннәрен аеруча. Бигрәк тә бәлешне! Өйдә үзем пешерәм, төшке ашны гадәттә эштә ашыйм.

– Журналист хатын-кыз гадәттә карьерист була бит ул. Гаиләсен куандырып, татар хатынына хас булган сыйфатлар белән гаиләсен тәмле ашлар пешереп, якыннарына игътибар биреп яшәргә вакытың каламы?

– Вакытым калмаса да, пешерәм. Иртән эшкә китәргә ике сәгать алдан торам. Өйдә ризык булырга тиеш. Өй эшләрен бик тиз эшләргә өйрәндем, репортажны эфирга өлгерткән кебек, өчпочмакны да ярты сәгатьтә ясап, мичкә тыгып була.

– Тормыш иптәшең һөнәреңне аңлыймы соң?

– Әгәр аңламаса, эшләп булмас иде. Бу яктан бездә тәртип, шөкер!

– Нинди әни син? Кырысмы, таләпчәнме, ә бәлки?..

– Кырыс та, таләпчән дә, юаш та. Балалар эш җаен белеп үссеннәр дип, өй эшләрен өйрәтәм. Дәресләрен тикшермим. Электрон көндәлекне атнага бер генә кереп карыйм. «Мин сезнең бәхетле булуыгызны телим!» – дип әйтәм үзләренә. Сөйләшергә тырышам! Алар күреп, аңлап үсә.

 
 

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»