|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2024 Киңәш-табыш
Никах укытырга рөхсәтме? (УРАЗА ТУРЫНДА 5 СОРАУ)
— Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы? — Төкерекне йоту уразаны бозамы?
— Юк, какырык та, төкерек тә уразаны бозмый. Ләкин махсус рәвештә авызда төкерек җыеп йотарга кирәк түгел.
— Уразада борынга дару тамызырга ярыймы?
— Ярамый, дару тамакка китә, уразаны боза.
— Ураза аенда никах укытырга рөхсәтме?
— Ярый. Бары ахшамга кадәр ашау-эчү мәҗлесе үткәрмәскә кирәк. Авыз ачканнан соң мөмкин.
— Уразалы кеше кан анализы тапшыра аламы?
— Анализ өчен кан бирергә мөмкин. Ә менә донор буларак кан тапшыру хупланмый. Уразада үзеңә авырлык китерә торган эш башкару — гөнаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Уразалы килеш хәлне ала, ягъни сиңа зыян китерә торган эшләрне башкару рөхсәт ителми”, — дигән.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|