|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2024 Җәмгыять
Эч авыртуына зарланган пациент эченнән тере балык алганнарВьетнамда табиблар гаҗәеп бер очракка тап булган. 20 мартта илнең Куангнинь провинциясендәге район медицина үзәгенә эч авыртуына зарланган 34 яшьлек ирне китергәннәр. Пациент бик нык газапланган ки, ул хәтта табиблар сорауларына җавап бирә алмаган. Рентгтен һәм УЗИ аппараты авыруның эчендә чит нәрсә булуын, шулай ук эчәкләренең ярылуын күрсәткән. Табиблар операция ясарга карар иткән.
Хирургларның гаҗәпләнүенә каршы, пациентның эченнән 30 сантиметр озынлыгындагы еланбалык чыккан. Балык ирнең туры эчәклеген шулкадәр дәрәҗәдә зарарлаган ки, медицина хезмәткәрләренә үле тукыманың зур гына өлешен кисеп алырга туры килгән. Катлаулы булуына карамастан, операция уңышлы үткән.
Авыру аңына килгәч еланбалыкның эчәклегенә ничек эләгүен аңлата алмаган. Медицина хезмәткәрләре балык ирнең арткы юлыннан үтеп кереп, туры эчәген кимергән һәм шулай итеп корсак куышлыгына эләккән дип фаразлаган. Табибларны барыннан бигрәк Еланбалыкның тере булуы гаҗәпләндергән.
Фото: пиксабай
Автор:Кадикова Резида
--- |
Иң күп укылган
|