поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2024 Мәдәният

Раил Садриев: «Дошманнарым бермә-бер артты»

Озакламый Буа театры җитәкчесе Раил Садриевны ил геройларының берсе итеп тәкъдим итәчәкләр. Сүз Константин Богомоловның «Голоса страны» («Ил тавышлары») авторлык проекты турында бара. Ул эш-гамәлләре белән тормышны яхшы якка үзгәрткән төрле һөнәр ияләре, гади кешеләр турында 12 документаль моноспектакльдән гыйбарәт.

Әлеге спектакльләр ВДНХ да «Россия» халыкара күргәзмә-форумында күрсәтеләчәк. Раил Садриевны герой буларак ачкан спектакль «Медитативный ежик» дип атала. Ул нинди эш-гамәлләре белән мондый игътибарга лаек булган, гомумән, кемнәр алар хәзерге заман геройлары – шул хакта сөйләшгтек.

–  Проект герое булыр өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Белмим инде, нинди тәгълиматка таянып эш иткәннәрдер. Гади тормыштан алынган 12 герой, аларны танылган артистлар уйнаячак. Башта мин, әллә уйнарга чакыралармы икән, дип шатландым. Ә алар геройларның берсе – сез, диләр. Алдан бу миңа сәер булып тоелды. Без мәктәптә укыганда, геройлар башка кешеләр иде. Яшь геройлар – Валя Котик, Леня Голиковлар тәэсирендә үстек. Безнең авылның үз геройлары да бар иде. Сания апа – Александра Николаева, мәсәлән. Менә хәзер тарихи герой, авылдаш, күршем, туганым Гомәр Толымбайның тормышын, иҗатын өйрәнәбез. Аның истәлегенә авылда бюст куярга җыенабыз. Милләт өчен гомерләрен фида кылган Әхмәр хәзрәт, Нургали Хәсәновларны да искә алабыз. Минем өчен геройлар – менә шундый шәхесләр. Инде хәзер үзеңне герой дип әйткәч, алар янына үзеңне куеп буламы, дип уйга калдым. Чөнки көзгегә карагач, мин бүтән Раилне күрәм. Сез бер Раилне күрсәгез, мин бүтәнен беләм. Кайчак 50–60 ел бергә торган парлар да бер-берсен белеп бетерә алмый. Кешенең беркемгә дә күрсәтмәгән «файл»лары шактый аның. Аларны халыкка чыгарырга ярамый да. Әйтәм бит, кешелек әле «чистарыну» чорына кереп кенә бара. Без үзгәрештә һәм мин үземне шушы үзгәреш вакытына тәңгәл килә, тоеп-сизеп яши һәм алга бара торган кеше дип саныйм. Бәлкем, кайбер фикерләр тәңгәл килгәнгә күрә, мине герой итеп алганнардыр, дип уйлыйм.

– Документаль спектакльнең авторы һәм куючы режиссеры сине яхшы белгән кешеләр булса кирәк.

– Пьеса авторы – Илгиз Зәйни, режиссеры – Айдар Җаббаров. Ә мине уйнаучы актер – Чехов театрыннан Александр Семчев. Аны миңа охшамаган, 100 килога ябыккан булса да юан, синең энергетиканы, дуамаллыкны бирә алырмы икән, диләр.  Бу очракта Айдар мине белә, аңа таянам. Пьесаны укыдым, анда бер ялган юк. Ул бит ничек булды: минем турында мәгълүматны тапканнар, аннары Буага кайтып, документаль фильм төшерделәр, аннары килешү җибәрделәр, аннары инде фотограф белән кайттылар. Шуннан соң гына Илгиз Зәйни шул фильм-интервью нигезендә пьеса язды. Үзеңне сәхнәдән карау ничектер инде, белмим дә. Бу хәлләрне читтән күзәтеп йөргән хатын: «Син Ленин сыман», – ди беркөнне. «Ник алай?» – мин әйтәм. «Ленинны да театрда уйныйлар иде, сине дә», – ди.

– Театр директорлары арасында герой – син беренчедер.

– Аның проекты да яңалык бит. Кайчан әле көндәлек тормыштагы кешеләрне герой итеп танытырлар иде? Анда бит 68 яшьлек эшлекле аралашу эксперты, пластик хирург, механик, океанолог – тагын әллә кемнәр бар. Ә икенче яктан карасаң, бу – совет чорында булган нәрсәләргә кире кайту. Кирәкле эш дип саныйм. Көндәлек тормышта бизнесменнар, Филипп Киркоровлар гына герой түгел. Киресенчә, антигерой әле алар. Алайса бит җыен бозыклык герой булды, чын кешеләр күләгәдә калды. Мин әйтмим инде, без – чын геройлар, дип. Айдар җырлый бит әле: «Әллә кем түгел без», – дип, әмма ким түгел, бәлкем, чорына туры килә торган геройлардыр без. Туксанынчы елларны үткән, күрәсен күргән… Яшисен яшәгән дип тә әйтер идем, тагын яшисе килә әле. Эшлисе эшләр күп чөнки. Мин – дөнья яхшыланды, яшисе иде дип утыра торган кеше түгел, эшлисе эшләр күп дип яши торган кеше. Шуңа күрә вакыт да, көн дә җитми.

– Театр Буаны ничек үзгәртте?

– Үзгәртте һәм үзгәртә. Халык өчен театрга йөрү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Безгә буалар гына түгел, Апас, Тәтеш, Казаннан билет алып килүчеләр дә бар. Чувашиядән дә киләләр. Бинаның проекты да бик матур, килешле. Аның хәзер тулыландырырга, җанландырырга кирәк. Элек стационарда ике-өч спектакль уйнап, калган вакытны гастрольдә үткәрсәк, хәзер монда унны уйнарга кирәк. Әлегә айга биш спектакль уйныйбыз. Моннан тыш безнеке булмаган чаралар да бар. Әйтик, бездә Камал, Курчак, Бөгелмә, Чабаксар яшь тамашачы театрлары гастрольләре булачак. Аннан соң эстрада концертлары да шактый. «Йолдызлык» көнцерты үтте, 27 мартта «Тантана» театр фестивале бездә узачак.

– Камал театры, мәсәлән, сәхнәгә эстрада концертларын кертергә атлыгып тормый, энергетика үзгәрә, ди. Син дә энергетикага игътибарлы кеше юкса.

– Камал театрының сайланырга мөмкинлеге бар. Без исә кертмичә булдыра алмыйбыз. Салаватны да, Илсөяне дә, Тямаевны да  көтеп алабыз. Бу – Буадагы иң зур заллы бердәнбер бина. Казанда исә андый заллар бихисап. Ә энергетикага килгәндә, безгә килеп кергән кеше үзе үзгәрә. Безнең үз кагыйдәләребез бар. Һәр нәрсәнең – үз тәртибе, үз җае.

– Нинди тәртип, кагыйдәләрегез бар?

– Әлеге дә баягы татарлык традициясе. Килгән артистларга чәй куелган, табын корылган. Бинадагы һәр кеше, идән юучыдан алып артистка кадәр елмаеп исәнләшергә тиеш. Бу да – язылмаган кагыйдә. Кабул итүче як эчке җылылыгы белән бүлешергә тиеш. Без үзебез гел юлда һәм бу нәрсәнең күп җирдә булмавын күрәбез. Татар дөньясында ул бар әле, чыккач, югала. Без сезгә бернәрсә дә тиеш түгел, дигән караш инде бу. Алай ярамый. Ул театр йөзен генә түгел, шул җирлекнең йөзен җимерә. Һәр җирдә кешелеклелек булсын. Кеше синдә үз чагылышын күрсен. Тәнкыйтьне беркем дә яратмый. Ләкин бит ул – кылган гамәлеңнең үзеңә әйләнеп кайтуы. Арт шәрифеңне күрмисең икән, хәзер тәнкыйть очып киләчәк һәм күрсәтәчәк. Аны төрлечә кабул итеп була. Монда нәрсәдер бар, әмма син әйткәнчә үк түгел дип кабул итү – иң яхшысы.

– Үзеңне еш тәнкыйтьлиләрме?

– Ничек кенә! Әле мин белмәгәне күпмедер. Буа театры яңа биналы булгач, дошманнарым да бермә-бер артты. Аны миңа Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова әйтте. «Котлыйм, дошманнарың бермә-бер артты», – диде. «Шуның берсе син түгелдер бит, Фәридә Бәгыйсовна?» – дидем. Була торган хәл. Минем үземнең бер дошманым да юк. Коллегалар арасында дошман күрүчеләр бардыр, аларны да аңлыйм. Алар бит минем эчтә нинди завод эшләп торганын белми. Анда һәр нәрсә анализлана. Минем өчен хата, уй кебек үк – иң зур коралларның берсе. Кабатланмаган очракта. Хата кабатланса, ул инде гөнаһка әйләнә, ул сине боза.

– Театрларда, гомумән, зур коллективларда төркемнәргә бүленү күренеше бар. Хезмәттәшләрне ничек бер йодрыкка туплап тотарга?

– Кайбер түрәләр, ник үзең генә мәйданда, ник башкаларга юл куймыйсың, дип әйтәләр. Бездә 2019 елдан башлап 6 кеше мактаулы исемгә ия булды. Ә бит коллективның 70 проценты – урамнан кергән кешеләр. Буага кайтырга теләгән артистларның әлегә кадәр булганы юк. Гәрчә ел саен театр училищесына автобус җибәрәм, имтихан спектакльләрен биредә уйнарга мөмкинлек бирәм, бүләкләр өләшәм. Ел саен диплом спектакльләрен карарга йөрим. Былтыр, башка килмим, дип әйтеп кайттым. Булмый, анда безгә яраклы артистлар юк, күрәсең. Бүген 20 артистым бар, мин аларны спецназ дип йөртәм. Безнең кебек гастрольдә йөрүче бер театр юк. Февральдә генә дә 20 көн Башкортстанда булдык һәм ярты еллык планны үтәп кайттык. Шушы вакыт аралыгында 38 спектакль уйнадык, аның 18е Пушкин картасы буенча иде. Бу артистлар декорацияне дә үзе кора, үзе сүтә, бөтен эшне дә үзе башкара. Автобус шоферлары да артист бездә. Без читтә популяр, заллар тулы. Хәзер шул тонусны тотып торырга кирәк. Ә эчтә коллективны тотып торуның үз җае бар. Бу җәһәттән дә мине диктаторлыкта гаеплиләр. Алай түгел. Бездә – тәртип, ул читтә бигрәк тә сизелә. Ә берәрсенең группировкалар оештырырга маташуын күрәм икән, нинди генә талантлы булмасын, саубуллашам. Чөнки ул – метастаза. Берничә тапкыр шулай эшләгән булды.

– Артык игътибар үзеңне бозмыймы?

– Бер түрәнең, йолдыз булудан тукта инде, дип әйткәне бар. Мин йолдызмыни? Минем бит үз машинам да юк! Артистлар белән бер автобуста йөрим, алар белән шунда йоклыйм, ашыйм, эчәм. Алар белән бергә декорация ташыйм. Эш-гамәлләреңне даими анализласаң, кылган хаталарың өчен вакытында гафу үтенә белсәң, бозылмыйсың. Әле кичә генә бер кешегә кызып китеп акырган идем, бүген гафу үтендем. «Кызып кителгән, гафу ит, яме», – дидем. Конфликт бетте. «Обнуление» – шәп нәрсә ул.

Блиц-сораштыру:

– Тормышыңдагы иң зур хата нинди?

– Вакытны бушка үткәрү.

– Иң зур шатлыгың?

– Бу дөньяга ни өчен килгәнеңне аңлау.

– Иң зур хыялың?

– Кеше булып калу.

– Өстәл китабың нинди?

– Мин бит берничә китапны берьюлы ачып куям. Кичә яңадан Елена Блавацикаяның «Из пещер и дебрей Индостана» дигән китабын укый башладым. Шунда ук Әнгам Атнабай, Ошо…

– Киләчәктә китапны нәрсә көтә?

– Кәгазь китап киләчәктә иң кыйммтле һәм иң дефицит әйберләрнең берсе булачак.

 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»