|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Казанда ир-ат белән хатын-кыз өстенә түбәдән боз кисәге төшкәнБүген Казанда яшәүче ике кеше өстенә түбәдән боз төшкән. Алар имгәнгән. Шулай итеп, Чистай урамында биш катлы 26/5 йорт кәрнизеннән 35 яшьлек ир-ат өстенә карлы боз кисәге төшкән. Казанлы җәрәхәтләнгән, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.
Моннан тыш, Горький урамындагы өч катлы бина түбәсеннән 45 яшьлек хатын-кыз өстенә дә боз кисәге төшкән. Имгәнгән хатын-кызны шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда район хакимияте башлыгына урамдагы карны яхшылап чистартмаган өчен штраф салганнар. Прокуратура карары белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгына 20 мең сум штраф салынган.
Фото: freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|