|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2024 Җәмгыять
Әти-әниләрен социаль челтәрләр аша тапканнарБашкортстанда социаль челтәрләр аша кечкенә кыз белән малай өчен ата-аналар табылган. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдә балаларга әти-әни эзләү турында хәбәр бастырылган, ә чәршәмбе көнне үк балаларны Юлия белән Константинның гаиләгә алуы турында билгеле булган. "Алар балалар турында социаль челтәрләрдән белгән. Балалар белән өлкәннәр арасында тиз арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, төскә-биткә дә алар охшаш. Балалар әти-әниле, хәстәрлекле, җылы өйгә кайтты инде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Министрлык хәбәрләрне үз битендә репостлаучыларга рәхмәт белдерде.
«Бу кечкенә гамәл берничә секунд вакытны гына ала, ләкин әти-әни эзләгән сабыйлар өчен бик мөһим. Һәр баланың әнисе һәм әтисе булсын!" - дип белдерәләр ведомствода.
Фото: "Минтруд Башкортостана"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|