|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2024 Криминал
Мәскәүдә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган
Мәскәү өлкәсендә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган, калганнарын эзләү дәвам итә, дип хәбәр итте Telegram-каналында Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн. Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүчеләр хәрәкәт иткән Renault машинасы төнлә Брянск өлкәсенең Карачев районы Хацунь авылы янында табылган. Автомобиль йөртүче машинаны полиция хезмәткәрләре таләбе буенча туктатмаган һәм качарга тырышкан. Бу турыда «Татар-информ» яза. «Эзәрлекләү барышында ут ачылган, машина әйләнеп капланган. Бер террорчы шунда ук тоткарланган, калганнары урманга качкан. 3:50 сәгатьтә икенче шикләнелүче табылган һәм тоткарланган. Калганнарын эзләү дәвам итә. Операциягә барлык көч ведомстволары кушылган», - дип язган депутат.
Ул Renault машинасы салонында «ПМ» пистолеты, «АКМ» автомат магазины һәм Таҗикстан гражданнары паспортлары табылуын билгеләп үтте.
22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Гадәттән тыш хәл вакытында 60тан артык кеше һәлак булды. 100дән артык кеше хастаханәдә дәвалана, алар арасында балалар да бар.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|