поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2024 Дин

Ураза тотучыга кайчан дога кылырга? Авыз ачкачмы, аңарчымы?

“Ураза тотучының догасы кабул ителүе турында хәдисләр бар. Бу хакта, мәсәлән, аларның берсендә ураза тотучыныкы ата-ананың баласына кылган һәм юлчы догасы белән бергә килә. Ә тагын берсендә "ураза тотучының авыз ачкандагы догасы кабул ителә" диелгән. Авыз ачканда дигән сүз кайсы мизгелне истә тота икән – беренче йотым суны эчкәч үк кылыргамы ул доганы, әллә ашап туклангачмы?

Дога кылгач ук кабул ителәме, ул 100 процент тормышка ашачак дигән сүзме? Монда уразасы кабул булган кешенең догасы турында гына сүз барамы, әллә ураза тотучының башка кешеләр өчен кылганы да кабул була аламы?”
 
Сорауга Мәскәү Ислам институтының теология факультеты деканы Руслан Баишев җавап бирә:
– Әйе, чыннан да, хәдисләрдә нәкъ менә авыз ачу вакыты искә алына. Моны авыз ачарга күпмедер вакыт калгач яки авыз ачкач ук дип аңларга мөмкин. Икесе дә дөрес. 
 
Шулай да авыз ачар алдыннан дога кылырга тәкъдим итәм. Чөнки кеше әле ураза гыйбадәтендә, аны тәмамлау алдында була һәм күңеле дә ихласлык белән тулы була дип уйлыйм. 
 
Ә инде авызга тәгам алгач, тәнгә җиңеллек килә һәм ваемсызлык барлыкка килә сыман. 
Шуңа күрә авыз ачар алдыннан дога кылсак, ул ихласрак булыр, мөгаен. Әлбәттә, авыз ачкач та, дога кылырга ярый. 
 
100 процент кабуллыгы турында: моны бер Аллаһ кына белә. “Гафир” сүрәсендә Аллаһу Субхәәнә вә Тәгалә: “Миңа дога кылып, сорагыз, Мин җавап бирермен”, – дигән (40:60). Безнең бурыч – Аллаһтан сорау. Ихластан, чиста күңел белән сорау, Аллаһның ишетәчәгенә ышанып. Ә калганын Аллаһы Тәгаләгә калдырырга кирәк, Ул яхшырак белүче. 
 
Уразадагы кешенең генә догасы кабул булуы турында да төгәл әйтүе читен. Раббыбыз – әл-Хәбир (хәбәрдар, белүче). Монда ураза тоту-тотмауга гына бәйле түгелдер. Чөнки аның сыйфаты бар. Ураза тотучы һәр яклап ураза тотарга тиеш. Әгәр уразадагы кеше гөнаһлы гамәл кылса, бозык сүзләр сөйләсә, болар доганың кабуллыгына йогынты ясамыйча калмас, әлбәттә. Әмма ураза тота алмаган сырхаулар, картлар була бит. Ашамаска-эчмәскә аларның җитди сәбәбе бар, моны Аллаһ Үзе рөхсәт иткән. Шуңа күрә андый кешеләр дога кылмаска һәм аларның соравы кабул булмас дигән сүз түгел. Аллаһ ишетә, белә һәм Үз ихтыяры белән кабул итәчәк, иншәАллаһ.
 
Дога кылганда үзең өчен дә, башкалар өчен дә сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзебез өчен кылганын да, башкалар өчен сораганны да кабул итәр, дип ышанабыз. 
(Мәскәү диния нәзарәте социаль челтәреннән)
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»