|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2024 Җәмгыять
Мәскәү янында - терактКичә, 22 мартта, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Подмосковьеның Красногорск шәһәрендә "Пикник” төркеме концерты алдыннан камуфляж киемендә биш террорчы “Крокус Сити Холл” бинасында теракт оештырган. Алар “Вепрь” һәм “Сайга” ау мылтыклары белән коралланган булган. Ул вакытта “Крокус”та 7,2 меңгә якын кеше "Пикник" концертын караган. Концерт бинасы нәкъ шулкадәр кеше сыйдыра. Ә билетларның барысы да сатылып беткән.
“Пикник” төркеме катнашучылары эвакуацияләнеп өлгергән. Тамашачылар кем ничек булдыра алган, шулай котылган – кем киемнәрен дә алып тормыйча, тышка чыгып чапкан, кайсыберәүләр бәдрәфтә качып, аннан чыгып йөгергән, кемдер коммуникацияләр аша чыгып котыла алган.
Атыштан соң террорчылар бинага ут төрткән, янгынга катлаулы ранг бирелгән.
Дөрләп янган бинада 200гә кадәр тамашачы калган булырга мөмкин, алар арасында балалар да бар. “Крокус”ның түбәсендә ярдәм сорап кычкыручылар да булган.
Мәскәүдә “Сирена” планы кертелгән. Русиянең кайбер төбәкләрендә аерым хәвефсезлек режимы саклана.
“Крокус”ның биш хезмәткәрен тоткарлаганнар.
Әлегә 60тан артык кешенең һәлак булуы, 145 кешенең җәрәхәтләнүе билгеле.
Фото: "ТАСС"
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|