поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2024 Дин

Сәлам бирә һәм кайтара беләбезме?

Һәр милләтнең үз сәлам бирү рәвеше. Һәм бу тәртип буыннан буынга тапшырылып, хәтта үзенең килеп чыгышы тарихын бәян итеп яши бирә. Бездә исә “Исәнмесез”, кайбер вакытта “Нихәл”, “Нихәлегез бар?” дип сәламләшү гадәткә кергән. Әйтик, “Исәнмесез” дип сәлам бирүнең дә үз тарихы бар, аның мәгънәсенә карасак, бабаларыбыз авыр вакытлардан соң бер-берләрен очраткач, “Исәнме сез?”, ягъни исән-саулармы, иминме сез, дип сәлам биргәннәр.

Ә инде динебез кушканча хәерле, бәрәкәтле сәлам бирү төре ул – “Әссәләәмү галәйкүм” дигән сүзләр. Аның мәгънәсе: “Сезгә сәлам булсын”. “Әс-сәлам” дигән сүз гарәп теленнән “тынычлык”, “иминлек”, “бәрәкәт” дигәнне аңлата. Димәк, берәү икенче кешегә иминлек теләп сәлам биргәндә үзенең бу кешегә бары хәерлелек, яхшылык кына теләвен белдергән була, күңеленең дә бары изге нияттә булуын әйтә. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең без белгән 99 исеме арасында “Әс-сәлам” дигән олуг исеме бар. 
 
Сәлам бирү хакында Раббыбыз Үзе Коръәндә әйткән: “Бер сәлам белән сәламләнгән вакытта, сез аннан да яхшырагы белән сәламләгез яки шуны ук кайтарыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [сәламне дә кертеп] һәрнәрсәдән хисап алучы” (“Ән-Ниса / Хатыннар”, 4:86).
 
Бу сүзләргә “вә рахмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ” дигән сүзләрне кушып әйтү тагы да хәерле гамәл булып тора. Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ дигән сүзләр “Сезгә Аллаһның сәламе, рәхмәте, бәрәкәте булсын” дигән мәгънәне белдерә. Уйлап карасак, якыныбызга, кардәшебезгә бу рәвешле сәлам биреп, нинди мәгънәле һәм күркәм сүзләр белән мөрәҗәгать иткән булабыз. Кеше шулай итеп тутырып сәлам биргәне өчен утыз савап ала, диелә.
 
Сәлам бирү һәм кайтару Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм сөннәте булып тора. Бер кешенең Расүлуллаһтан: “Нинди ислам хәерле (нинди гамәл хәерле булып санала)?” дип сораганы риваять ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мохтаҗларны ашату һәм белгән һәм белмәгән кешеләреңнең барысына да сәлам бирү”, – дип җавап биргән (имам Әл-Бохари).
 
Бу хәдиснең икенче өлешенә игътибар бирик әле: Расүлуллаһ белгән кешеләр белән беррәттән белмәгән кешеләргә дә сәлам бирүнең хәерле булуын ассызыклаган. Димәк, кемнедер очратсак яки каядыр килсәк, бу кеше белән таныш булмасак та, әдәп йөзеннән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияреп, без ул кешегә дә сәлам бирергә тиешбез. Бу хәерле, күркәм гамәл булып тора. Әлеге урында Пәйгамбәребезнең тагы бер хәдисе хәтергә килә. Ул Кыямәт көненең җитүе белән бәйле. Бер караганда сәлам бирү һәм кыямәт якынлашу арасында нинди бәйлелек була ала, диярбез. Әмма монда да бер хикмәт бар икән. 
 
Ибн Мәсгуд радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Кыямәт көне билгеләренә кешенең таныш булганнарга гына сәлам бирә башлавы керә”, – дигән сүзләрен риваять иткән (имам Әхмәд).
 
Икенче бер риваятьтә әлеге сәхабә Расүлуллаһның: “Кыямәт көне алдыннан үзара таныш булган кешеләр генә сәламләшә торган булыр”, – дигән сүзләрен риваять иткән (имам Әхмәд).
 
Шуны да белеп тору мөһим: сәлам бирү сөннәт гамәл булса, аңа җавап кайтару фарыз, гамәл. Сәламгә җавап бирмәү яки махсус рәвештә аны кичектерү гөнаһлы гамәл булып тора.
 
 
Сәламне кеше ишетелерлек һәм ачык итеп әйтү кирәк. Әгәр берәү кешеләр төркеменә сәлам биреп, бу төркемнән бәлагатькә ирешкән бер кеше сәламгә җавап кайтарса, сәлам кайтару вазифасы аларның барысының да өстеннән төшә, әгәр инде берәү дә сәламгә җавап кайтармаса, ул җаваплылык алар өстендә кала. Шуңа да сәлам бирүнең күркәм булган сөннәт гамәл икәнлеген дә, аның җитдилеген дә аңлау мөһим.
 
Тәртип, әдәп буенча кечкенә кеше олы кешегә, атка атланган кеше җәяү баручыга, басып торучы утырып торучы кешегә, әз булган кешеләр төркеме зуррак төркемгә сәлам бирүләре киңәш ителә. Хәтта шәригать буенча тәкъдим ителгән бу тәртип бозылса да, сәлам бирелгән очракта әлеге сөннәт гамәл үтәлә һәм сәламгә җавап кайтару тиешле була. 
 
Ир-атлар сәлам биргәндә кул бирешә һәм бу да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәт гамәле булып тора. Бу хакта Расүлуллаһ мондый мәгънәдәге сүзләр әйткән: “Әгәр ике мөселман кешесе очрашкач, бер-берләренең кулларын кысып сәламләшсә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә аерылышканчы аларның гөнаһларын гафу итәр” (имам Әбү Давыд).
 
Сәлам бирүне кичектерү хәерле булган кешеләр дә бар. Кемнәргә сәлам бирергә ашыкмаска тиешбез соң? Мәсәлән, мунчада булган кешегә, Коръән, намаз укучыга сәлам бирмибез, чөнки бу вакытта әлеге кешеләр сәламебезгә җавап кайтара алмый. Намаз, Коръән уку белән мәшгуль булучы кешенеке аңлашыла, әлбәттә, ә инде мунчада сәлам бирү, кайтаруның дөрес булмавына килгәндә шуны белик: биредә Аллаһ сүзләре телгә алынырга тиеш түгел. 
 
Хәтта берәү дә булмаган буш өйгә кергәндә дә: “Әс-сәләмү галәйнә вә галәә гыйбәдилләәһис-саалихиин”, ягъни “Безгә һәм хакыйкый юлда булган мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән сәлам һәм бәрәкәт булсын” дип әйтү хәерле була. Белүебезчә, ишекне “Бисмилләһ” сүзләрен әйтеп ачып кереп, йортыбызга иминлек, тынычлык иңүгә һәм шәйтаннарның ерагаюны сәбәпче булабыз.
 
Раббыбыз сәлам бирүнең һәм кайтаруның әһәмиятен, кыйммәтен аңлап, Кыямәт көненә чаклы һәрдаим бу сүзләрне әйтеп яшәүләребезне насыйп итсә иде.
 
Айсылу Юлдашева 
Фото: https://dumrt.ru
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»