поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.03.2024 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев видео һәм беренче хисләре белән уртаклаша: «Йоклый алмадым, көтеп яттым»

Фирдүс һәм Резедәнең иртәнге сәгать 6да 3 килограмм 700 граммлы кызы туган. Бу сөенечне уртаклашып, җырчының үзе белән хәбәргә чыктык.

- Кызыгыз дөньяга килү белән чын күңелдән котлыйбыз! 
 
- Әле тумаган  баланы күрсәтүнең мәгънәсен күрмәдем. Балага күз тия, хатын-кызга корсакны күрсәтергә дә ярамый. Үзебез өчен генә фотосессия оештырып алдык, аны да социаль челтәрләргә куймадым. Хәзерге яшьләрдә баланың җенесен белүгә корылган гендер-пати дигә нчаралар популяр. Андый мәҗлестән соң да, алдан өметләнеп күз тидереп була. Резедә дә каршы булды. Балалар концертларымда минем белән булгач, тамашачылардан бик күп сораулар килде: “Кайда соң, Резедә? Әллә аерылдыгызмы? Гел кечкенә малаең белән Резедә зурысы белән китеп бардымы?”, - дигән имеш-мимешләр килеп иреште инде. Хатыным халык янына чыгарга теләмәде, өйгә дә кешеләрне чакырмадык. Нинди генә чаралар булса да, башка җирдә үткәрергә тырыштым, чөнки кеше белән бергә вирус та йортка керә бит. Бала көткән хатынны борчыйсым килмәде. Резедәнең йөклелеген күпләр, хәтта танышлар да белмәде. Иң мөһиме - Резедәм авырып китмәсен инде дип борчылдым. 13 март өйдә дус-туганнарны җыеп, Коръән укытып алдык. Аннан соң да Резедә һәм балалар бераз авырып китте. 
 
- Кыз туасын алдан сиздегезме? Нинди исем кушарга уйлыйсыз?
 
- Күңелдән кыз теләдем. Әле исем турында уйланмадык. Исән-сау өйгә кайтып җитсеннәр әле. 
 
- Резедәнең хәле ничек? 
 
- Барысы да яхшы, Аллаһка Шөкер! Табиблар бала 20се туачак дигән иде, Резедәне 20 се балалар тудыру йортына илтеп куйдым. Ике малай туганда да гастрольләрдә идем, Резедә хастаханәгә таксида барды. Бу юлы үзем илтеп куйдым. Кайбер концертларымны күчерүемнең сәбәбе -  Резедә янында булу теләге. Тамашачылар концертлар күчерү өчен борчылды, әлбәттә. Казан концерты үткәннән соң, бер концертка да алынмадым. Резедәмне ялгыз калдырасым килмәде, аны сакладым. Дөнья хәлен белеп булмый, ике балабыз да бар бит. Тиздән гастрольгә чыгачакбыз, барысы да үз режимына кайтачак.

- Тормыш иптәшегез өчен борчылгансыздыр...
 
- Резедәнең тулгаклары башлангач ук, табибка шалтыраттык. Ул хастаханәгә килергә кушты. Резедәне кочаклап үптем, бик борчылдым, елыйсым килде. Тормыш иптәшем белән бергә бала табу  бүлмәсенә керү мөмкинлеге дә бар иде. Нинди генә көчле ир-ат  булсам да, якын кешеләремнең сызлануларын күңелгә якын алам. 

- Резедәне хастаханәдә калдыргач та, йокламагансыздыр?
 
- Йоклый алмадым, көтеп яттым. Иртәнге 6ларда Резидә бәби белән фотасын җибәргән. “Икегез дә сау-сәламәтме?”, - дип сорадым. Аллаһка Шөкер, икесе дә исән-сау. Бу хәбәр килгәч, шатлыктан еладым. Әнигә шалтыраттым, әби-бабай бездә кунакта иде аларны уятып әйттем. Кызганыч, бу шатлыклы мизгелләрне мәрхүм әти күрә алмады. Аның өчен дә уңайсызландым. Әле күптән түгел генә балдыз да кыз бала тапты. Аңа күнегә башлаган идем инде. Хәзер үземнеке зарыгып көтәм, миңа да охшаган ахыры (көлә). Бала тудыру йортына керергә рөхсәт иттеләр, хәл-белешергә барырга исәп. Резедә бала тудыру йортын да, табибны да үзе сайлады. “Җаның ничек тели шулай эшлә”, - дидем. Бүлмәбезне артык әйберләрдән арындырдык. Ике  улымның караватын ап-акка буяп кертеп куйдык. Бүлмәдә бала тавышы яңгыравын көтәбез. Хәзер 41дә бит инде мин, яшь барган саен әтилек хисләре артканнан-арта бара. Бу баланы тагын да ныграк сөярмен дип уйлыйм. Гастрольләргә ничек чыгармын инде ( көлә). Бөтен кеше дә кыз бала күңелеңне йомшартып бетерер дип көлә.   

- Улларыгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?
 
- Аларны уятып сеңлегез туды дип әйттем. Барыбер Раян да, Кәрим дә балалар әле. Фотоларны күрсәткәч, сөенделәр инде. Бары бераз көнләштеләр дә бугай. Игътибарны 3 балага да бирергә кирәк. Балаларны үпкәләтергә ярамый. 

- Үзегезнең сәламәтлек ничек? 
 
- Концертларда аяк үзе турында сиздереп алгалый. Казан концертыннан соң ныграк авыртты. Ярты елдан соң тагын тикшеренү узасым була. Киләчәктә, бәлки, концертларны киметергә дә туры килер. Мораль яктан да арам, МХО бәйле белән өлешне күңел аша үткәрми мөмкин түгел. Концерт озак та бара. Быел бигрәк тә чыгышлар уңышлы бара, шөкер. Ныклап әзерләндек, тамашачы да моны сизеп алды.
 
Фирдүс Тямаевның шатлыгын уртаклашабыз. Гаиләләренә саулык-сәламәтлек, бәхет теләп калабыз! 
 


Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»