|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2024 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 6 сезонын игълан иттеПроектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Әлеге фестиваль каналның иң шәп проектына әверелде. Ул катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Узган сезон җиңүчеләре инде, чын мәгънәсендә, йолдыз булып балкыйлар. Алар танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый. Бер генә мөһим чара да алар катнашыннан башка узмый. Быел исә гади генә сезон түгел. Ә сезоннар ярышы! Узган еллар җиңүчеләре үзара ярышачаклар. Тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә. Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|