|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Казанда түбәдән боз төшеп, машинаны тулысынча изгән (ВИДЕО)Социаль челтәрләр һәм телеграм-каналларда, авторлары әйтүенчә, Казанның Модельная урамында төшерелгән шаккаткыч видеолар пәйда булган. Кадрлардан күренгәнчә, түбәдән төшкән гаять зур боз кисәге йорт янына куеп калдырылган җиңел машинаны чын мәгънәсендә изгән. Автомобильнең түбәсе, капоты һәм багажнигы сытылган. Аны инде торгызып булмаячак. Шаһитлар әйтүенчә, түбәдән боз төшкәндә, бәхеткә, автомобиль эчендә беркем дә булмаган. Исегезгә төшерәбез: йорт янына куеп калдырылган автомобиль өстенә түбәдән кар яки боз төшү очраклары моңарчы да булгалады. Берничә көн элегрәк Казан үзәгендә – Профсоюз урамында, түбәдән кар төшеп, бер җиңел машинага зыян килде. Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|