|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2011 Мәгариф
Имтиханга – энә күзеннән27 майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп агымы башлана. Шул уңайдан быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан үткәрү, вузларга кабул итү тәртибен тагын бер кат искә төшерү максатында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм университет вәкилләре журналистлар белән очрашты. Телефон белән керү тыела
Моңа кадәр бердәм дәүләт имтиханнарында кесә телефонын кулланырга ярамаса да, аны үзең белән алып керү рөхсәт ителә иде. Быелдан исә моңа да чик куелды. Телефон белән тотылучылар имтиханнан куып чыгарылачак. Әлбәттә, гаепле укучыга аны башка көндә тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Ә инде телефоннан файдалануы ачыкланса, бу очракта җаваплылыктан котыла алмаячак. Имтихан кагыйдәләрен бозучыларга штраф күләме 3 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә менә үз эшләренә салкын карау вазыйфаи затларга 20-40 мең сумга төшәргә мөмкин.
Сынау вакытында нәрсәләрдән файдаланырга була соң? Математика, физика, химия, география буенча имтиханнарда гына линейка, программалаштырылмаган калькулятор, транспортир кулланырга ярый. Шунысын да искәртергә кирәк: контроль үлчәү материалларындагы мәгълүматларны башкаларга җиткерү тыела.
Бер кешегә – бер пункт
2011 елда республикада БДИ барлыгы 115 пунктта оештырылачак. Быел беренче мәртәбә Түбән Кама төзәтү колониясендә тәрбияләнүче 19 яшьлек егетнең имтихан бирү теләге нигезендә махсус кабул итү пункты ачылачак. Кичке мәктәптә белем алучы математика, рус теле, физика кебек фәннәрдән сынау тапшырмакчы икән. Җәй көне колониядән азат ителәчәк яшүсмернең вузда уку хыялы Альберт Гыйльметдиновны да сөендерде, күрәсең. “Укысын, аның моңа хокукы бар. Ходай уңышлар насыйп итсен!”– дип теләде ул аңа.
Имтиханнарда җәмәгатьчелек тарафыннан күзәтүчеләр дә катнаша. 971 кеше аккредитация узган да инде. Җәмәгатьчелек күзәтүе составына ТР Җәмәгать палатасы, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар, ата-аналар советлары вәкилләре дә кергән.
Физика, химияне сайлаучылар күбәйгән
Быел БДИны 21 мең 500 унберенче һәм 38 мең 600 тугызынчы сыйныф укучысы башыннан кичерәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, мәктәпне тәмамлаучылар саны 2,5 меңгә якын укучыга кимегән. Укучылар күбрәк нинди фәннәргә өстенлек бирәме? Үткән елга караганда, физика (6379), биология (3860), химия (2661), инглиз теле (1218) кебек фәннәрдән имтихан бирергә теләк белдерүчеләр арткан. Ә менә җәмгыять белеме, тарихтан сынау бирүчеләр берникадәр кимегән. Әлбәттә, бу инде техник белгечлекләргә ихтыяҗ үсү белән бәйле. Яшьләр олы тормышка аяк басканда, шуны истә тота, димәк. Моңа кадәр техник һәм гуманитар белгечлекләрне сайлаучылар арасында тигезсезлек үзен бик нык сиздерә иде. Быел исә БДИда техник өлкәгә тартылучылар 10 процентка арткан. Моңа бигрәк тә техник вузлардагылар сөенә. Туполев исемендәге Казан авиация институтының укыту эшләре буенча проректоры Владимир Костин әйтүенчә, вуз бакалавр, магистрлар әзерләүгә өстенлек бирәчәк. КАИда беренче мәртәбә Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод тәкъдиме белән кораб төзү юнәлеше буенча белгечлек ачмакчылар. Бу уку йортының техник юнәлешенә укырга керүчеләр – рус теле, математика, физика, ә гуманитар юнәлешләргә, мәҗбүри имтиханнан тыш, җәмгыять белеме һәм тарихтан БДИ нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә тиеш. Казан химия-технология университетында гуманитар, икътисад белгечлекләре кыскартылган. Ә менә магистрлар әзерләүгә урыннар хәтта өч мәртәбә арттырылган. Барлык урыннарның 40 процентын максатчан юнәлеш буенча белем алучылар (“целевиклар”) тәшкил итәчәк.
Кабул итү комиссиясе – аерым, дипломнар – бер...
Берничә вузны берләштергән Казан (Идел буе) федераль университетында кабул итү комиссиясе ничек эшләр икән?
– Билгеле, быел кабул итү кампаниясе катлаулы булачак. Беренче курс студентларының саны ике мәртәбә күбәя. Шул рәвешле 5 мең абитуриентка бездә уку насыйп булачак. Белгечлекләр саны да 58 дән 140ка артачак. Кабул итү комиссияләре кушылган вузларның һәркайсында аерым эшләячәк. Ә менә дипломнар бер булачак. Быел, әйтик, ТДГПУны тәмамлаучылар үз дипломын алып чыга. Абитуриентлар документларын сайтыбыздагы интернет-кабинет аша тапшыра ала, – дип аңлата КФУның кабул итү комиссиясе сәркатибе Сергей Ионенко.
Былтыр КФУда уртача балл 70не тәшкил иткән булса, быел да вузда югары баллы абитуриентларны көтәләр. Узган ел һәр бишенче абитуриент Россия төбәкләреннән килгән булган. Бу җәйдә дә университет читтәге яшьләрне җәлеп итәргә җыена. Башка авыл һәм шәһәрләрдән килүчеләргә тулай торак проблемасы юк. Универсиада авылында бүген 3,5 мең студент яши. Анда барлыгы 7300 урын бар икән. Тулай торак бәясе дә аена нибары 55 сум гына.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|