поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2024 Җәмгыять

Яшен тизлегендә тарала. Мәктәптә 12 кешедә кызамык ачыкланган

Казанның 18 нче номерлы мәктәбендә кызамык ачыкланган! Узган атна уртасында республикада әнә шундый хәбәр таралды. Баштарак бу чирне бер балада тапсалар, күп тә үтми аларның саны бишкә җитте. Бу юлларны язганда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәктәптә барлыгы 12 кешедә кызамык ачыклануын хәбәр итте.

Шуларның берсе – укытучы. Кызамык беренче сыйныф укучыларында табылган. Аларның барысы да кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган. Мәктәптә мондый вакцинадан баш тартучыларның гомуми саны – 116.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта кызамык йоктырган укучылар укытучылары белән бергә инфекцияле авырулар хастаханәсендә дәвалана.

– Балаларның гомеренә куркыныч янамый, алар савыгуга таба бара. Эпидемик күрсәткечләр буенча кызамыкка каршы прививка ясала. Вакцина җитәрлек, алар барлык дәвалау оешмаларында да бар, – дип белдерделәр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзерге вакытта 18 нче мәктәптә дезинфекция үткәрелгән, уку дәвам итә.

Әмма дәресләргә кызамыкка каршы прививка ясаткан укучыларны гына кертәләр. Белгечләр кызамыкны яшен тизлегендә тарала торган мәкерле чир дип атый. Кызамык белән авырган кеше бу чиргә каршы иммунитеты булмаган 100 кешенең 95енә тиз арада чир йоктыра ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, кызамык гадәти ОРВИ кебек башлана. Температура күтәрелә, борынга томау төшә, ютәл борчый.

– Авыруның бишенче-алтынчы көненә вирус йоткылыкның лайлалы тышчасы аша канга үтеп керә, шул рәвешле бөтен организмга тарала. Нәтиҗәдә тәнгә тимгелләр чыга. Ул башта биткә чыга, аннары акрынлап корсакка, аякларга тарала. Кызамыкны башка чирләрдән аерып торган иң төп билге бу, – ди Баш инфекционист.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова сүзләренә караганда, кызамыкның нәтиҗәләре тагын да аянычрак.

– Кызамык белән авырганнан соң, өлкәннәрдә пневмония башланырга мөмкин. Балалар өчен хәлләр тагын да аянычрак тәмамлануы бар. Кызамык аркасында баланың баш мие тулысынча ялкынсынырга (панэнцефалит) мөмкин. Иң куркынычы шул: әлеге чир бала кызамык белән авырып терелгәннән соң биш еллап вакыт узгач кына пәйда була. Бала начар укый, баш авыртудан зарлана башлый. Авыру торган саен көчәя генә. Ата-ана эшнең нидә икәнен аңлый алмыйча тилмерә.

Ахыр чиктә, бала инвалид ук калырга мөмкин. Ул нәкъ инсульт кичергән кеше кебек хәрәкәтләнә, сөйләшә алмый башлый, башы эшләми. Шуңа күрә балаларга иң беренче чиратта кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш, – ди табиб.   Сан Ел башыннан бирле республикада кызамык йоктыруның 119 очрагы теркәлгән. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39,6 тапкыр (!) күбрәк. Узган ел Татарстанда ел дәвамында 146 кеше кызамык йоктырган булган.

Фото: фрипик.ком

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»