|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Хәрабәләр астында 13 кеше калганАмур өлкәсендә тау металлургия комбинатының «Пионер» руднигында тау токымнары ишелгән, хәрабәләр астында 13 кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. «Урында тауда коткаручылар эшли. Җимерекләр астында калган кешеләр аларга ярдәм күрсәтеләчәген белә. Безнең коткаручылар максималь тизлек белән эшләргә тырыша. Ике сәгатьтә уртача 100-200 метр баралар. Туфрак урыны белән сыек, зур ташлар бар. Без тау сәнәгате эшчеләрен тизрәк табу өчен өстәмә көчләрне оператив җибәрергә әзер», - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков.
«Якынча мәгълүматлар буенча, җир асты юлында тау токымнары ишелгән. Эзләү-коткару операциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Нерюнгри һәм Хабаровск тауда коткаручылары катнаша. Алар — 114 хезмәткәр һәм 45 берәмлек техника. Приморьедан коткаручылар ярдәмгә килә, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|