поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.03.2024 Хатлар

"Улымны шул хатыннан аерып ала алмадым..."

"Яшь чактан бәхетем булмады шул… 10нчы сыйныфны тәмамлап кына классташ егетем белән өйләнешеп, арысландай сәламәт 5 ир бала дөньяга тудырдык. Ләкин ирдән уңмадым, бер урында озак эшли алмады ул, эчте, сугышты, урлашты, шул юл белән ике-өч тапкыр төрмәгә эләкте, ахырда, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп тә барды.

Балаларны үземә генә торгызырга туры килде. Авылда эш булмагач, балаларның пенсия акчасына гына яшәдек, хуҗалык тоттык, күп итеп бәрәңге утырттык, көзен гөмбә, төрле җиләкләр җыеп сатып керем ясадык. Мактанып әйтмим, балаларым кайбер әтиле үскән балалардан да яхшырак киенде, ашады. Эшләп тә үскәч, зур гәүдәле, таза егетләр булып олыгайдылар. Ә сүзем зур оланым турында…
 
Ул чакта аңа 15-16 яшьләр булгандыр. Бер көнне мичне ябып куйгач, кинәт өй эченә янган резина исе таралды. Мичне ачып төтәп яткан төргәкне тартып чыгаргач: “Бу әйбер бездә ничек барлыкка килгән?” – дип уйга калдым. Ләкин өйдә ятлар булмаганын абайлап, башта Дамирдан сорадым. Ул: ”Белмим!” – дип күпме баш тартса да, бераздан сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
 
- Мичкә аны мин ташладым, — диде ул, йөзен читкә борып.
- Каян алдың син аны? – дип сорагач, ул:
- Фельдшер апа бирде.
- Акча каян алдың?
- Бушлай бирде. Чакырып алды да… өйрәтте… – дигәч, буыннарым тотмас булып, диванга аудым. Сүз әйтә алмыйча озак азапландым, ни уйларга, ни эшләргә дә белмәдем. Бераздан бар халәтемне көчле ачу биләп алды. Ярсуымны җиңә алмыйча, энеләрен урамга куып чыгардым да, кулыма каеш алып: “Сөйлә хәзер барын да!” – дип каршысына килеп бастым.
 
Баксаң, улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән, өстәвенә гаиләле (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән. Улымның сөйләгәннәреннән шаккатып, акылдан яздыммы дип торам! Нидер эшләргә кирәк иде. Башта ул хатынның иренә әйтергә уйладым, аннары үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Икеләнә торгач, улымның ялварулары, йоткан антлары белән килешеп, гәпне өйдән читкә чыгармаска булдым.
 
Ләкин урамда очрашкан саен шул “шәфкать туташын!” чәчләреннән өстерәп, битләрен тырнап ташлыйсыларым килде. Әмма авылдашларга үземне, улымны да мәсхәрәгә калдырасым килмәве көчлерәк булды, ахыры, мин яныннан ут йота-йота, хәтта елмаеп, хәл белешеп үтә торган булдым. Улымны күпме саклап тотсам да, биргән сүзләре озакка җитмәде – миңа бары түзәргә, белмәгән, күрмәгән булып кыланырга гына калды.
 
...Улым армиядән кайткач, тизрәк өйләндерү ягын карадым. Максатым – читкә җибәрү иде. Чөнки ул әлеге хатын белән очрашуын туктатмады. Хатынны да әйтим — шул хәтле симез, йә матур булса иде тагы?! Кай җиренә кызыкты соң дип бүгенгә хәтле аңлый алмыйм. Ничек булса булды – улымны өйләндереп шәһәргә озатып җибәрдем. 1 ел әйбәт кенә яшәп киткәч, улым тагы авылга еш кайта башлады, кичләрен каядыр югалып торды. Шулай йөри торгач, 6 ел элек авылга кайтып килгәндә машинасы белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Улымны соңгы юлга озатырга шул хатын да керде. Аякларыннан тотып нәрсәдер пышылдаганын күреп, җан сыкрануын, нәфрәтемне тыеп тора алмадым: “Чыгарып ташлагыз шуны, күзләрем күрмәсен!” – дип кычкырып, улымның үле гәүдәсен кочаклап үкседем. Ходайдан аның да минем хәлдә булуын сорадым…
 
Ләкин, бу гөнаһым өчендер, Аллаһым тагы мине сынады — өченче улым мотоциклдан егылып умыртка баганасын сындырды. Ярый әле аны врачлар аякка бастырды. Шунысы да аяныч, әниләренең бозыклыгы өчен кызлары хәзер җавап бирә. Ә, бәлки, шул бозыклыкны күреп үскәнгәдер… Беләм, динебез сабыр булырга, каргыш сүзләр әйтмәскә өнди, язмыштан узмыш юк, диләр. Шулай дисәләр дә, мин барыбер улымның үлемендә шул хатынны һәм үземне дә гаеплим. Характеры да формалашып өлгермәгән үсмер белән кулланып, психикасын бозганын аңламадымы ни ул?! Үзенең Дамир яшьлек улы бар бит, ләбаса! Вакытында үзен күреп сөйләшкән, иренә тыярга кушкан булсам, бәлки, улым гаилә корып, бәхетле генә яшәп тә китәр иде дип үкенәм хәзер".
Рәүфә Кангазина.
Фото: bashinform.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.03.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»