|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2024 Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков чәч күчереп утыртканЧәч күчереп утырту буенча операцияләргә мода гөрли бит әле. “Элеккедәй ярат мине” җырын башкаручы Башкортстан җырчысы Марат Шәйбәков, яшьлектәге җегетлеген сагыныпмы, матурлыкка ымсыныпмы, башынның пеләшләнгән җиренә чәч күчереп утырту операциясе ясаткан. – Бушка булды, реклама хакына! Төрек табиблары үзләре мине эзләп тапты. Иртәнге сәгать тугызларга барган идем. Уколлар кадаганчы ярты сәгатьләп вакыт үткәндер. Ял итә-итә эшләделәр. Баш артыннан 4 000 чәч төбе алып, алгы якка “утырттылар”. Алар кул астында җиде сәгатьләп ятарга туры килде. Әле генә өйгә кайтып кердем. Башым авыртып тора, шешенеп тә китте. Хәзер дарулар эчәм. Чәчләр утырткан җире ачык, ә менә чәч тамыры алган җирне марля белән урап куйдылар. Иртәгә аны җылы су белән җебетеп кенә аласы. Чәчләрне 7 көн рәттән шампунь белән юып торырга куштылар. Шунысы кызык, күчереп утырткан чәч беркайчан да коелмый дип әйттеләр. Аллаһыга тапшырдык! – ди җырчы.
Матурлык корбаннарсыз булмый, авыртуына гына түзәргә туры килер. Иң мөһиме, тернәкләнсен!
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА |
Иң күп укылган
|