поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.03.2024 Җәмгыять

43 яшьлек Гөлнара Гәрәева: Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады

Мин үземне бәяләп бетермәгәнмен: мин үзем уйлаганнан да көчлерәк икән! Бу – Чаллыда яшәүче 43 яшьлек Гөлнара Гәрәева сүзләре. Һич көтмәгәндә тормышының астын өскә китергән яман чир тормышка гына түгел, әнә шулай үзенә дә башкача карарга өйрәткән аны. Яман шешне җиңгән Гөлнара ханым бүген шундый үк сынауга дучар булган башка хатын-кызларга да ярдәм итә.

– 2017 елда үземне начар хис итә башладым. Күзләрем начар күрә башлады. Көннәрдән бер көнне берсе бөтенләй сукырайды. Аңымны югалтып егыла идем. Берничә айдан күкрәгем авыртып уяндым. Капшап карагач, шеш барлыгын абайладым. УЗИ ясаттым. Диагнозым белән бик озак килешә алмыйча йөрдем. Төшенкелеккә бирелдем. Бар дөньясына рәнҗеп, үпкәләп, күз яше түктем, – дип искә ала әңгәмәдәшем үзендә яман шеш икәнлеген белгән көннәрен.

Гөлнара ханым яшерми: диагноз турында ишеткәч, рухи яктан бу дөньядан китәргә әзерләнә башлый ул. Өстәвенә хәле дә авырайганнан-авырая бара. Әмма улының каты итеп әйткән бер сүзе аның бу уйларын юып тараткандай була. Яман шеш табуларын белгәч, ул чакта әле 12 яшьлек малай, күзләренә тутырып карап: «Әни, дәвалана торган чир бит бу!» – ди. Шул мәлдә урын өстендә яткан Гөлнараның эченә җылы йөгергәндәй була, яшәүгә өмете уяна. Акрынлап интернетта шушы чир турында күбрәк укый, яман шешне җиңгән кешеләр язмышы белән таныша башлый.

– Аннары үз-үземне кулга алырга этәргән тагын бер вакыйга булды. Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады. Кемдер фаҗигале рәвештә, кемдер башка сәбәп белән… Һәм шунда минем баштан: «Кешеләр бит чирдән генә үлми, кемнең гомере кайчан өзеләчәге билгесез. Шуңа күрә үзеңә бирелгән гомерне кадерләп яшәп калырга кирәк», – дигән уй йөгереп үтте, – ди Гөлнара. – Ни өчен шулай килеп чыкканын да аңладым: мин дөрес яшәү рәвеше алып бармаганмын. Дөрес тукланмый идем, йокы туйганчы йоклаган чакларым аз булды, артык авырлыктан интектем. Яман шешкә каршы көрәш дөньяга, тормышка карашы үзгәрүдән башлана Гөлнара Гәрәеваның.

16 курс – химия терапиясе, 20 курс нур терапиясе уза. Аннары операция ясыйлар. Нур терапиясен узганда көн саен Чаллыга кайтып йөри. Иртүк Казанга килсә, кичен инде Чаллыда була.

– Күпме гомер калганы билгесез бит – улымны күреп каласым килде. Шуңа күрә ара ерак дип тормадым, дәваланганда да гаиләм янына кайтып йөрдем. Гомумән, мондый яман чир белән очрашкан кешегә якыннарының терәк булуы бик мөһим. Ул яктан мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Гаиләм, ирем бик нык ярдәм итте, терәк булды. Химия терапиясен алмыйча торган арада сәяхәттә йөрдек. Буш вакытта озаклап саф һава, урман һавасы сулый идек. Бу миңа шулай ук көч өстәде. Сүз уңаеннан, урман һавасы миңа кандагы лейкоцитларны нормага китерергә ярдәм итте. Көненә 35000–36000 адым җәяү йөри идем. Чир аяктан екмасын дисәң, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Стресс вакытында тынычлыкны саклау да мөһим. Никадәр тыныч булсаң, чир дә шулкадәр тизрәк чигенә, – ди Гөлнара ханым.

Яман шешкә каршы көрәшкән мәлдә моңа кадәр теләп тә вакыт тапмаган, күңеле яткан эшләр белән шөгыльләнә башлый. Балачактан җырчы булырга хыялланган Гөлнара иң беренче эш итеп вокалга языла. Спорт белән шөгыльләнә башлый. Аннары үзе шикелле язмышка дучар булган гүзәл затларны бер мәйданчыкка туплап, Чаллыдагы «Нур» яшьләр үзәгендә махсус берләшмә оештыра. Яман шеш белән күзгә-күз очрашканнар өчен оештырылган «Тормыш энергиясе» дип аталган волонтерлык берләшмәсендә бүген барлыгы 300ләп кеше исәпләнә. Бирегә йөрүчеләрнең һәр көне алдан язылган. Монда алар өчен стиль, матурлык, йога дәресләре, төрле мастер-класслар, концертлар оештырыла. Табиб, психологлар белән дә даими очрашулар уза биредә.

– Үземнән соң якты эз калдырасым килде. Бу берләшмә – әнә шул теләгемнең чагылышы. Яман шеш белән очрашкач, тормыш кадере тагын да арта икән. Артка борылып карагач, үзеңнең барлык хата-ялгышларың аермачык күренә. Аларны тизрәк төзәтергә, үзеңне кадерләп яшәргә омтыла башлыйсың. Әмма моны соң чиккә җиткермичә, вакытында аңласак иде, – ди Гөлнара Гәрәева.

Өч тарих – өч язмыш

Наталья Егорова, 49 яшь:

– Мин гел төнге сменада эшли идем. Үземне арткы планга куеп, игътибарымны башкаларга юнәлтеп яшәдем. Көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә үземә игътибар итәр чак җитте. Диагнозым турында 2017  елда белдем. 5 декабрьдә улымны армиягә озаттым. 21 декабрьдә миңа операция ясадылар. Күз яшьләренә буылып елаулар, борчылу, күңел төшенкелегенә бирелү… Барысы да булды. Бәхеткә, улым боларның берсен дә күрмәде. Бермәлне бар нәрсәгә карашым үзгәрде. Тагын да ныграк яшисем килә башлады. Үземне ничек бар, шулай кабул итә башладым. Ябыктым. Табиб янына да кояштай балкып керә идем. Цигун дип аталган Кытай гимнастикасы белән кызыксына башладым. Үзебезнең «Яшәү энергиясе» берләшмәсендә йога дәресләре алып барам, көлү терапиясе дигән махсус дәрес уздырам. Чирне көлеп җиңәргә өйрәнәбез. Кечкенәдән тегәргә яратам. Ниһаять, бу сәләтемне чынга ашыру өчен дә вакыт таптым. Хатын-кызларга сумка тегәм.  Элегрәк кешеләр янына чыгарга, үземне күрсәтергә ояла, уңайсызлана идем. Бу курку да юкка чыкты. Үзегезне яратырга өйрәнегез. Булганына шөкер итеп, рәхмәтле булу да мөһим. Чир үзен яратмаган кешене аяктан ега!   

Руфина Макаренко, 54 яшь:

– 2013 елда миңа күкрәк яман шеше диагнозы куйдылар. Өч көн баш күтәрми еладым. Гомер бу актив кеше булдым. Шуңа күрә озаклап балавыз сыгып утырырга сабырлыгым җитмәде, үземне кулга алдым. Әле бит никадәр башкарасы эшем, кызымны укытасым бар, дидем. Бу чир белән кулымнан килгәнчә ахыргача көрәшергә кирәк дигән карарга килдем. Табиб Казанга юллама бирде. Әмма аны бер ай көтәргә кирәк иде. Мин исә юллама биргәннең икенче көнендә үк Казанга чыгып киттем. Табибка үзем кереп, мине дәвалавын сорадым. Бәхетемә, ул ризалашты. Ике көннән миңа операция ясадылар. Җиде елдан соң бөер өсте бизенә метастаза таралды. Анда да бирешмәдем. Моңа кадәр никадәр дәваландым, бу юлы да тырышачакмын, дидем. Шушы вакыт эчендә күпме хыялымны чынга ашырдым. Кызымны МГУда укытып чыгардым, инде бүген оныклар сөям. Яман чирне максат куеп кына җиңеп була! Бүген яшәгез! Тормышны, үзегезне яратыгыз! 

Олеся Иванова, 39 яшь:

– Әни, кечкенәдән күкрәкләрегезне капшап, тикшереп торыгыз, ди иде. Шулай бер көнне күкрәктә зур гына шеш барлыгын сизеп алдым. Ул чакта миңа 37 яшь иде. Диагнозым турында белгәч, бүре кебек уладым. Ике ай төшенкелектә йөрдем. Авыруым көчәя башлагач кына үземне кулга алдым. Беренче дәрәҗәдәге күкрәк яман шеше диагнозы куйдылар. Күзәнәкләрне тикшергән арада чир тарала башлаган иде. Ходай рәхмәте, бу хәбәрне тыныч кабул иттем. Тормышны яхшы якка үзгәртү, хаталарны төзәтү өчен Ходай тарафыннан бирелгән бер мөмкинлек дип уйладым. Тормышым 180 градуска үзгәрде. Укып бетергәннән бирле хисапчы булып эшләгән кешенең бөтенләй башка сәләте ачылды. Шигырьләр яза башладым. Әз генә кәефем төштеме – шигырь язам. Минем тышкы кыяфәтем дә, эчке дөньям да үзгәрде. Шушы диагноз белән очрашкан кешеләргә төп киңәшем: бирешмәгез! Гомер бер генә! Ни генә булмасын, аны рәхәт итеп, күңелегез кушканча яшәгез! Балачак хыялларыгыз турында онытмагыз! Һәр мизгелнең кадерен тоеп калырга ашыгыгыз! Зинһар өчен, бернәрсә борчымаса да, табибка күренеп торыгыз, вакытында диспансеризация узыгыз. Сәламәтлегегез турында беркайчан да онытмагыз.  

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»