|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2024 Сәясәт
Сергей Миронов "ышаныч югалту сәбәпле" суд карары буенча эштән азат ителәКөтелмәгән яңалык. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов суд карары буенча канәфиен бушата. Бу хакта Казан мэриясе хәбәренә таянып "Бизнес Онлайн" яза. Казанның Вахитов район суды Татарстан прокуратурасы дәгъвасы буенча Киров һәм Мәскәү районнары хакимият башлыгы Сергей Мироновны эштән азат итү турында карар чыгарган. Эштән азат итүнең сәбәбе - муниципаль хезмәттә булган хокук бозулар аркасында ышанычны югалту.
Казан Башкарма комитеты 2022 елда Мироновның хатыны ягыннан керемнәр турында белешмәсендә фатирны арендага бирүдән кергән керем чыганагын күрсәтмәвен ачыклаган. Бу мәгълүмат киләсе елда гына өстәлә, шуннан соң Мироновка дисциплинар җәза бирелә.
"Казан командасы һәркем өчен үрнәк булырга тиеш, без законнарны һичшиксез үтәүне яклыйбыз, шуңа күрә иң җитди нәтиҗәләр ясаячакбыз һәм киләчәктә мондый хәлләрне булдырмау өчен барлык кирәкле чаралар күрәчәкбез", - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|