|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Әлмәттә коляскада ятучы биш айлык сабый өстенә боз ишелеп төшкәнӘлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йортның соңгы катындагы балконыннан боз төшкән, әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, әлеге хәл узган җомгада Әминов урамындагы педиатрия клиникасы янында булган, дип яза Татар-информ.
«Соңгы каттагы балконнан боз төшү нәтиҗәсендә ир-ат, шулай ук бала коляскасындагы биш айлык сабый зыян күргән. Баланы хастаханәгә озатканнар, әнисе зыян күрмәгән», - дип искәрттеләр ведомствода.
Фаҗига булган урынга шәһәр прокуроры Илдар Исмәгыйлев килгән. Ведомство әлеге факт буенча тикшерү оештырган. Хәзерге вакытта ваемсызлык, саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян китерү, шулай ук иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.
Хәзер бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклыйлар.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|