поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.03.2024 Ир белән хатын

"Сөяркәмнең хатыныннан гафу үтенәсем килә..."

"Яшь чак - юләр чак булгандыр инде, 21 яшемдә үземнән күпкә өлкәнрәк ир белән таныштым. Үзенә каратыр өчен бик озак артымнан йөрде, ләкин кызыксындыра алмады. Чәчәкләргә күмде, кыйммәтле рестораннарга һәм сәяхәтләргә чакырды...

Артымнан тагылып йөрүләр үзенекен иткәндер, күрәсең. Аңа бик нык ияләштем, аннан башка тора алмаячагымны аңладым. Ул якында булмаганда, сагынып, аңа шалтыратам, сәгатьләр буе гөрләшәбез. Ничә очрашсак та, бер-беребезгә карашып һич тә туймый идек. Күңелемдә хисләр өермәсе бөтерелде. Арабыздагы яшь аермасы да киртә булмады, миңа аның өйләнгән булуы мөһим түгел иде. Ул хатыныннан китәргә вәгъдә итте. Мин бәхетле идем. Берникадәр вакыттан соң ул фатир алып бирде һәм без бергә яши башладык. Бу әкияти вакытлар иде.
 
Хәтерлим, бер-ике ай бергә яшәгәннән соң, ишеккә шалтыраттылар. Өйдә бу вакытта үзем генә идем. Сөяркәмнең хатыны Нәфисә булып чыкты. Ул мине кире чигенер, дип уйлап, гаиләләрен таркатмас өчен үгетләргә килгән.
 
– Кечкенә ике улыбыз бар, аларны әтиләренән мәхрүм итмә, зинһар. Үзем өчен сорамыйм, шул балалар хакына гына, – дип, ишеккә сөялеп, күз яшьләренә буыла-буыла елады Нәфисә. Бары үзем турында гына уйлаганмындыр ул вакытта, бәхетсез хатынның хәленә керергә дә теләмәдем. "Аны беркемгә дә бирмәячәкмен!" – дип каты тордым.
 
Берникадәр вакыттан соң иремнең сәерлекләрен сизә башладым. Ул “ычкынып китеп”, кулымнан тотып ала да йөгерә башлый. Аннары үз эченә бикләнә һәм берничә көн бернәрсә турында да сөйләшмичә йөри.
 
Шулай ярты елга якын вакыт үтте. Хисләремнең ялгыш икәнен аңлый башладым, ә мин хыялланган гаилә хыялда гына булган. Ул элеккечә романтик та түгел, ә эчпошыргыч һәм гел һәрнәрсәгә бәйләнә торган кешегә әйләнә барды. Моның белән яшәгәнче, ялгыз булуың мең артык, дип, әйберләремне җыйдым да әти-әнием янына кайтып киттем. Тормыш үз агымы белән ага бирде.
 
Ә алты елдан соң үземнең яшьтәшемә кияүгә чыктым. Бер-беребезне тулысынча аңлый идек, планнарыбыз һәм максатлар да бер булды. Кызыбыз, улыбыз туды. Иремә аягына басарга һәм үз бизнесын ачарга ярдәм иттем. Бик тиз арада эшләр гөрләп бара башлады. Кулга акча керде. Аның үз йортыбызны төзү хыялы бар иде, шуңа акча җыя башладык. Күп нәрсәдән баш тарттык, ләкин ни өчен тырышуыбызны төгәл белә идек.
 
Унике ел яшәгәннән соң, ирем нык үзгәрде. Аңарда кризис чоры башланды. Салкын караш, эштә соңга калулар, ял көннәрендә каядыр китеп югалулар. Соңрак иремнең сөяркәсе барлыгын белдем – аңа нибары егерме бер яшь иде. Йорт сатып алуга җыелган барлык акчабызны ирем сөяркәсенә туздырган. Аңа фатир алып биргән, яхталарда йөрткән, шәһәрнең иң кыйммәтле рестораннарында сыйлаган. Фатирын иң кыйммәтле җиһаз белән тутырган...
 
Бервакыт, кыюлыгымны җыеп, мин аңа шалтыраттым. Аның бөтен гаиләбезгә төзәтеп булмаслык зыян китерүен аңлатырга тырыштым. Балаларыбызны ятим итмәскә чакырдым. Кайчандыр үзем әйткән сүзләрне ишеттем: "Мин аны яратам һәм үземнең мәхәббәтем өчен көрәшәчәкмен!" Шул чакта элекке сөяркәмнең хатыны исемә төште. Аның хәлендә калдым бит хәзер! Күпме хәсрәт китергәнемне хәзер генә аңлый башладым. Яңадан әти-әнием янына кайтып киттем...
 
Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, дигән сүз тикмәгә генә чыкмагандыр, күрәсең. Хәзер мин моны яхшы аңлыйм. Ул вакытта элекке сөяркәмнең хатынына күпме авырту, җан ярасы китергәнмен, һәм ул нәрсәләр кичергән! Хәзер аннан гафу үтенергә телим. Тормыш миңа үзе җәза бирде. Моннан егерме ел элек мин моны аңламый, нинди авырлык китергәнемне белми идем. Минем өчен бу уен иде. Ярату уены...
 
Хак сүзләр. Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый. Иң тәүдә нәфесемне тыеп, сөяркәмнең балалары турында уйларга кирәк булгандыр.
 
Иремнең сөяркәсенә ачуланмыйм инде. Минем шикелле үк ахмак ул. Иремә дә үпкәм юк. Менә шул рәвешле аңарда урта яшьтәге кризис барлыкка килде. Бары үземә үпкәли алам. Чөнки кылган гөнаһларның барысы да безгә кире әйләнеп кайта, ул дистәләрчә тапкыр арта.
 
Ләкин барлык әйтелгәннәрдән һәм баштан кичкәннәрдән чыгып, мин Нәфисәдән гафу үтенәм - кичер мине. Хәзер барысын да аңладым. Бу синең тормышыңны үзгәртмәячәк, аны яхшырак та, җиңелрәк тә итмәячәк. Ләкин чын күңелемнән гафу үтенәм. Мин үз бәхетемне башка кешеләрнең хис-тойгыларын исәпкә алмыйча төзәргә тырыштым. Ахыр чиктә мине ялгызлык һәм үкенеч хисе биләп алды. Гафу ит мине, Нәфисә...
Ләйсән".
Терсәкне тешләп булса икән ул...
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.03.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»