|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2024 Криминал
Чаллыда пенсионер өйдәшен үтереп, балта белән тураклаганЧаллыда котокыч җинаять булган дип хәбәр ителә. Сидоровка бистәсендә 46 яшьлек хатын-кызны ерткычларча үтергәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, криминалда мәрхүмәнең 66 яшьлек өйдәше шикләнелә.
Бергә яшәүчеләр арасында конфликт килеп чыга, ир-ат хатын-кызны ванна бүлмәсенә алып кереп үтерә. Шуннан соң балта ярдәмендә мәеттән котылырга карар итә. Ул аны кисәкләргә бүлә башлый, ләкин шул вакытта аның янына туганнары килә. Алар бу коточкыч күренешне күреп, полиция хезмәткәрләрен чакыра. Хәзер урында тикшерүчеләр эшли, дип яза АиФ-Казан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|