|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2024 Дин
«Рухи моң» егетләре Казанда «Моңлы ифтар» уздырды (ФОТО)Кичә 14 март көнне Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә «Моңлы ифтар» узды. Анда иҗат әһелләре, җырчылар катнашты. Чакырылучылар арасында «Матбугат.ру» хәбәрчесе дә бар иде. Әлеге авыз ачуны оештыручылар – азан әйтүдә һәм Коръән укуда татар мәкамен алга сөрүче «Рухи моң» проекты егетләре Марсель Вәгыйзов, Марсель Әхмәдуллин һәм Марат Галимов. Килгән кунакларны мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Авыз ачып, ахшам намазы укыганнан соң ифтар мәҗлесе башланды. Анда кунаклар хозурына дини җырлар башкардылар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Марсель Әхмәдуллин татар мәкаме буенча кечкенә генә мастер-класс үткәрде. Һәр авазга аерым тукталып, азан әйтүдә киткән хаталарны ассызыклады.
Кунаклар арасында таныш кешеләр күп иде: Ирек Арсланов, Миңгол Галиев, ИлСаф, Айваз Садыйров, Ренат Галиәскәров, Раяз Фасихов, Ильяс Халиков, Илназ Минвәлиев, Раил Шәмсетдинов, Альфред Мөхәммәтрәхимов һ.б. һ.б.
Ифтардан соң кунакларның күпчелеге тәравих намазын укырга калды.
Тоткан уразалар кабул булсын!
--- |
Иң күп укылган
|