|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2024 Фаҗига
Алабугада үзәк өзгеч фаҗига: күпбалалы гаилә йорты янып бер бала үлгән, өч яшьлек сабыйны әле дә эзлиләрБүген иртә белән Алабугада зур фаҗига булган. Күп балалы гаилә яшәгән шәхси йорт янган. Биредә әти-әнисе белән дүрт бала яшәгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, янгын чыккан вакытта йортта дүрт кеше - әтисе һәм өч бала булган. Ир-ат өйдән сигез яшьлек бер малайны гына чыгара алган. 12 яшьлек кыз һәм тагын өч яшьлек бала эчтә калган, дип хәбәр итә МЧС.
Янгын белән 42 кеше һәм 12 берәмлек техника көрәшә.
Коткаручылар өйгә кергәч, 12 яшьлек баланың гәүдәсен табалар. Кечкенә бала әлегә табылмаган. Ул да ут эчендә һәлак булгандыр дип фаразлана.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|